Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы урынбасары итеп Рөстәм Закиров сайланды

25 апрельдә Тукай муниципаль район Советының алтынчы утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, районның яшьләр парламенты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 38е килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - Тукай муниципаль районының 2015 елга бюджет үтәлеше турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева чыгыш ясады.

Икенче сорау буенча - «Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге Советының «Тукай муниципаль районының 2016 елга бюджеты турында»гы карарына (№3/2, 14.12.2015) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү» турында шулай ук район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән Калмия авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанс һәм икътисад буенча даими комиссиясе әгъзасы Нияз Гыйльфанов чыкты.

Күтәрелгән мәсьәләләр буенча карар кабул ителде.

Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә - «Тукай муниципаль районы»ның контроль-хисап палатасы муниципаль дәүләт учреждениесенең 2015 елга эшчәнлеге турында район контроль-хисап палатасы рәисе Наталья Парамонычева чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанс һәм икътисад буенча даими комиссиясе рәисе Мансур Сәхбиев чыкты. Кече Шилнә авыл җирлегеннән депутат Роман Ваганов үз чыгышында район хисап палатасының эшчәнлеген канәгатьләнерлек түгел дип танырга дигән тәкъдим белән чыкты, аны утырышның протоколына кертүне сорады.

Каралган мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Тукай муниципаль районында су белән тәэмин итү системасының торышы турында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илсөяр Абзалованың чыгышы тыңланды. Доклад белән Комсомолец авыл җирлегеннән депутат, социаль мәсьәләләр, төзелеш, торак коммуналь хезмәтләр буенча даими комиссиясе рәисе Ольга Сурова чыкты.

Каралган мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Утырышта күтәрелгән бишенче сорау - Тукай муниципаль районы Советының «Муниципаль унитар предприятиеләр җитәкчеләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турындагы Положениены раслау турында»гы карарын (№28/12, 30.12.2008) көчен югалтты дип табу турында Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Закиров чыгыш ясады. Каралган мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Утырышта район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтованың эштән китү турындагы гаризасы каралды. Аның урынына депутатлар, район башлыгы Васил Хаҗиев тәкъдиме белән, Иштирәк авыл җирлегеннән депутат Рөстәм Закировны сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев