Тугызынчылар бердәм республика тесты тапшырдылар
25 апрель көнне район мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары татар теле фәненнән бердәм республика тесты тапшырдылар. Круглое Поле мәктәбе базасында үткән сынауда барлыгы 246 укучы катнашты. Ә татар теле фәнен бер елдан кимрәк вакытта гына өйрәнгән 8 укучы имтиханны үз мәктәпләрендә методберләшмә укытучылары әзерләгән билет сораулары буенча тапшырды. Татар сыйныфларында укучылар...
25 апрель көнне район мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары татар теле фәненнән бердәм республика тесты тапшырдылар. Круглое Поле мәктәбе базасында үткән сынауда барлыгы 246 укучы катнашты. Ә татар теле фәнен бер елдан кимрәк вакытта гына өйрәнгән 8 укучы имтиханны үз мәктәпләрендә методберләшмә укытучылары әзерләгән билет сораулары буенча тапшырды.
Татар сыйныфларында укучылар тест сорауларына өстәп, билгеләнгән темаларга кыска изложение һәм сочинение яздылар, рус сыйныфларында укучылар диалог төзеделәр һәм хат яздылар.
Тест видеокүзәтү астында төп дәүләт имтиханы формасында барды, укучылар металл детекторы аша керде. Балаларның имтиханнарга психологик яктан әзер булуы күренде, дип билгеләп үттеләр оештыручылар. Тест нәтиҗәләре якынча ике атнадан билгеле булачак. Хәзер тугызынчылар 26 майда башланачак төп имтиханнарга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев