27 февраль 2026 яңалыклары
-
Аллаһның фәрештәләренә ышану
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Ислам дине өч нигезгә корылган: иман – Аллаһның Барлыгына, Берлегенә ышану, Ислам – Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу, ихсан – ихласлык белән Аллаһка гыйбадәт кылу. Иман алты өлештән тора: Аллаһның Барлыгына һәм Берлегенә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәткә, тәкъдиргә ышану. Балаларга багышланган сәхифә – Аллаһның фәрештәләренә ышану хакында.
-
Татарстанда яшь укытучылар өчен фатир квоталары арттырыла
Татарстанда укытучыларны һәм мәгариф хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итүдә төрле ярдәм чаралары гамәлдә. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасында узган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Кадрлар сәясәте бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гатауллина сөйләде.
-
1 марттан — яңача: самолет салонына тагын нәрсәләрне бушлай алып кереп булачак?
Россиядә пассажирларга үзләре белән самолет салонына бушлай алып керергә рөхсәт ителә торган әйберләр исемлеген киңәйтергә планлаштыралар. Бу исемлеккә протезлар өчен кирәкле әйберләр дә кертеләчәк, дип хәбәр итә РИА Новости.
-
Казан дәүләт аграр университетында ачык ишекләр көне
2026 елның 28 февралендә Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында абитуриентлар өчен Ачык ишекләр көне узачак. Килүчеләр университет җитәкчелегеннән уку тәртибе, яңа белгечлекләр, максатчан уку һәм студент тормышы турында мәгълүмат ала, мастер-классларда катнаша алачак.
-
Мәктәпкәчә белем бирү елы: яңа проектлар һәм цифрлы мөмкинлекләр.
РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов «Укытучы — Россиянең киләчәге!» форумында Мәктәпкәчә белем бирү елына старт бирде.
-
Татарстан юлларында фаҗига: Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында үлем белән тәмамланган ДТПлар булды
Татарстанда узган тәүлек эчендә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында булган аварияләрдә ике яшь гомер өзелде.
-
Укучылар өчен һөнәри юнәлеш: авыл хуҗалыгы профессияләре белән танышу
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Тукай районында укучыларга һөнәр сайлаганда ярдәм итү, юнәлеш күрсәтү максатыннан чаралар үткәрелә. Чираттагы очрашу Бәтке мәктәбендә узды: биредә Казан дәүләт аграр университеты белгечләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре чыгарылыш сыйныф укучыларына аграр өлкәнең өстенлекләре турында сөйләде.