24 декабрь 2016 яңалыклары
-
Яңа 2017 елны ничек каршы алырга, нәрсә кияргә?
2017 ел - Кызыл Утлы Әтәч елы. Әтәч үзенең тулы хокукларын кытай яңа елы җиткәч, ягъни 2017 елның 28 гыйнвар көнендә алачак. Астрологлар фикеренчә, шәрыкъ календаре буенча, Әтәч - яңалык символы, ниндидер билгесезлек башлангычы. Шуңа да киләсе ел һәрбер кешенең тормышында ниндидер көтелмәгән яңалыкларга бай булачак.
-
Чыршыларны – төрле материалдан
«Чыршы-2016» дип исемләнгән Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында район мәгариф идарәсе, «Түбән Кама» милли паркы белән берлектә, «Чыршы - бүләккә сувенир» дип исемләнгән региональ бәйге уздырды. Аның төп максаты - ылыслы агачларны саклау мәсьәләсенә яшь буынның игътибарын җәлеп итү һәм чыршы агачын алмаштыручы башка ысул табу.
-
Диплом белән бүләкләнделәр
«Кошларны кыш көне ашат» дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе кысаларында район мәгариф идарәсе, «Түбән Кама» милли паркы белән берлектә, «Иң яхшы җимлек - 2016» дип исемләнгән региональ бәйге уздырды. Аның төп максаты - кышкы чорда кошларның санын саклап калу мәсьәләсенә балаларның игътибарын җәлеп итү. Әлеге бәйгедә безнең районның 4 мәктәбеннән...
-
Кышкы каникулда балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәләр
26 декабрьдән мәктәпләрдә кышкы каникуллар башлана. Кагыйдә буларак, бу чорда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә арта. Фаҗигаләрне кисәтү максатыннан Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре рейдларга чыгачаклар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган балаларга карата алар «Тукта - тормышың куркыныч астында!» дигән карточкалар тутырачаклар. Бу...
-
Почта бүлекчәләрендә кызу эш өсте: язылу тәмамланырга бер атна вакыт кала
«Район хәбәрләрен газетадан тыш, сайттан да укып беләбез», - диләр сәмәкәйлеләр Билгеле булганча, районның бердәнбер хәбәрчесе булган «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу өчен санаулы көннәр калып бара. Язылу кампаниясенең барышы белән танышу өчен, Сәмәкәй авылы почта бүлегенә юл тоттык.
-
11 мең пенсионерга 5 мең биреләчәк
2017 елның гыйнвар аенда пенсия һәм даими социаль түләүләрдән тыш 11 мең тукайлы пенсионерга өстәмә бер мәртәбә 5 мең сум түләнәчәк. 5 мең сум күләмендәге әлеге акча Россиядә даими яшәүче һәм 31 декабрьгә кадәр пенсия алучы пенсионерларга түләнә. Әлеге сумманы алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, алар булган пенсия...