Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Яңа 2017 елны ничек каршы алырга, нәрсә кияргә?

2017 ел - Кызыл Утлы Әтәч елы. Әтәч үзенең тулы хокукларын кытай яңа елы җиткәч, ягъни 2017 елның 28 гыйнвар көнендә алачак. Астрологлар фикеренчә, шәрыкъ календаре буенча, Әтәч - яңалык символы, ниндидер билгесезлек башлангычы. Шуңа да киләсе ел һәрбер кешенең тормышында ниндидер көтелмәгән яңалыкларга бай булачак.

Кызыл Утлы Әтәч елы нәрсәләр вәгъдә итә?

2017 елда максатчан һәм үзсүзле кешеләргә бәхет елмаячак. Шуны онытмаска кирәк: Кызыл Утлы Әтәч үз алдына максат куйган һәм ихтыяры көчле булганнарга булышачак.

Әтәч елында бөтен нәрсәне дә йөрәгегез аша үткәрмәскә өйрәнегез. Нинди генә бәхәс килеп чыкса да, «салкын» баш белән уйлагыз, үзегезне саклагыз.

Кызыл Утлы Әтәч елында туган кешеләрнең холкы

Мондый кешеләр гаиләне беренче чиратка куялар, гаиләләрен чиксез яраталар, ә иң мөһиме: якын кешеләре турында кайгырта беләләр. Шунысы да бар: Әтәчләр ниндидер романтик хисләргә бирелеп, тугрылык турында кайвакыт онытып та җибәрергә мөмкиннәр.

Утлы Әтәчләр, җенескә карамыйча, көзге янында әйләнгәләргә-боргаланырга яраталар. Моннан тыш, алар үз-үзләрен бик яраталар, тышкы матурлыкларына да күп вакыт сарыф итәләр. Матурлык - Әтәчләр өчен үзеңне тышкы яктан чибәр итеп күрү генә түгел, ә үзеңне рухи яктан баету да.

Әлеге билгене йөртүчеләр аралашу даирәләрен ныклап сайлыйлар, ни өчен дигәндә, нинди кешеләр белән аралашуларына зур игътибар бирәләр. Кызыл Утлы Әтәч бары тик үзе кебек үк акыллы һәм рухи яктан бай булган кешеләр белән генә дустанә мөнәсәбәттә яши ала.

Мондый кешеләрнең тагын бер сыйфаты: алар матурлыкны күрә белә. Аларның фатирында һәрвакыт үзенчәлекле интерьер, аларның тормыш иптәшләре үтә дә зәвыклы кешеләр, ә эш урыннары пөхтәлек, чисталык, матурлык белән аерылып тора, андагы бөтен нәрсә дә үз урынында.

Кызыл Утлы Әтәч белән бергә булырга шактый кыен, чөнки аның ышанычын яулап алу бик авыр. Ә инде ышанычын яулап алган очракта, сез үзегезнең яныгызда иң кайгыртучан, иң сөйкемле тормыш иптәше яки чын дус булдыра алачаксыз.

Әтәч елын кайда һәм ничек каршы алырга?

Иң мөһиме: Яңа елны гаиләгездән башка үткәрмәгез. Әтәч - йорт кошы һәм ул өен, яшәгән урынын ярата. Әгәр дә гаиләдә берәр нинди низаг килеп чыкса, аны тиз арада бетерергә тырышыгыз, яңа елга борчулар, кайгырулар, талаш белән керергә ярамый. Яңа 2017 елны шау-шулы дуслар компаниясендә каршы алсагыз да, бер дә начар булмас.

Нинди кием кияргә?

2017 елның төп төсе, әлбәттә, кызыл. Моңа карамастан, сез Яңа ел төнендә кызыл төстәге күлмәк кенә түгел, куе кызыл, алсу, хәтта сыек кызыл төсләрдәгесен дә сайлый аласыз. Астрологлар фикеренчә, 2017 елның хуҗасына утның бөтен төсләре дә хуш киләчәк. Димәк, сез, курыкмыйча, әфлисун яисә сары төсләрдәге кием дә кия аласыз. Ә инде аерылып торасыгыз килсә, шәмәхә яки зәңгәр төсләрдәге күлмәкләр дә сайлый аласыз. Моның белән сез, һичшиксез, үзегезгә игътибарны гына арттырачаксыз.

Киемегезгә муенсалар, бижутерия ише әйбер сайлаганда да игътибарлы булыгыз. Алар күп тә, әз дә булмаска тиеш. Бизәнгечләр сезнең образны тулыландырып кына торырга тиеш.

Яңа 2017 елда нәрсә пешерергә?

Фантазиягезгә ирек бирегез. Итле ашамлыклар, төрледән-төрле салатлар, кабымлыклар, диңгез балыгыннан тәмле ашлар - болар бөтенесе дә Әтәчкә ошый торган әйберләр. Иттән эшләнгән ашамлыкларны диңгез ризыклары белән аралаштырып куйсагыз, бик яхшы булыр. Бу сезгә бәхет кошын тотып алырга һәм керемнәрегезне күбәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Киләсе елның хуҗасы натураль булмаган әйберләргә начар карый. Бәйрәм өстәлендә бернинди дә полуфабрикатлар яисә ресторан аша заказ бирелгән ризыклар булмаска тиеш. Әгәр дә сезнең роллы яисә пицца ашыйсыгыз килсә, аны үзегез пешереп, ясап ашагыз. Бу күпкә уңышлырак булачак.

Бәйрәм табынына күп итеп тәм-томнар, баллы ризыклар куегыз. Моннан тыш өйдә һәрвакыт акча булып торсын һәм дуслык хөкем сөрсен өчен, өстәлгә яшелчәләр, җиләк-җимеш белән зур ваза да кую кирәк.

Яңа ел табынын ничек итеп бизәргә?

Былтыргы елдан кызыл шәмнәр, кызыл гирляндалар калган булса, бик яхшы. Аларны, курыкмыйча, быел да куллана аласыз. Шулай ук өстәлгә кызыл салфеткалар, төрле фигуралар, ясалган композицияләр дә куя аласыз. Алай да артык бизәү белән мавыгып китмәгез. Әтәч, Маймылдан аермалы буларак, күп итеп мишуралар белән бизәлгән йортны яратмый, ул күп булмаска тиеш.

Табынга һәрбер куелган ризыкны матур итеп бизәп бирергә тырышыгыз. Әтәч бигрәк тә зәвыкны һәм матурлыкны ярата. Моңа өстәп, ризыкларга нинди дә булса кызыл элемент өстәсәгез уңышлы булыр, әйтик, кызыл помидорлар, гранат яисә кызыл икра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев