24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Машина саткан һәм качкан
16 гыйнвар көнне Яңа поселогында яшәүче ир-ат, әнисенең каршы килүенә дә карамастан, гараждан чит ил машинасын алып чыгып киткән һәм саткан, үзе җинаять урыныннан качкан. Бүген әлеге гражданин эзләүдә.
-
Кеше нәрсә әйтер дип түгел, җаны кушканча яши ул (Матбугат ветераны Хәмит ага Мөхәммәтшинның якты истәлегенә...)
Бүгенгедәй хәтеремдә: тыйнак кына килеп керде ул Чаллы шәһәре һәм районында чыгып килә торган «Коммунизм байрагы» газетасы редакциясенә. Чираттагы санны әзерләп мәш киләбез. Ишектән кергән 35-40 яшьләр тирәсендәге кара чәчләре кабарып торган, гаярь кыяфәтле, йөзендә ниндидер ягымлылык балкып торган бу ир-егет бер дә үзебезнең тирәлектә эшләгән кешегә охшамаган. КамАЗның «Монда...
-
Иң күп һәлакәт Яр Чаллы – Сарман трассасында
Бер атнада 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ел башыннан иң күп аварияләр Яр Чаллы - Сарман трассасында булган. Бу участокта 3 һәлакәт булган, аларда 6 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе - машина йөртүчеләрнең тизлекне арттырулары, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре, үз гомерләренә ваемсыз булулары. Исерек килеш руль...
-
Районда чаңгы ярышлары оешкан төстә узды
20 гыйнвар көнне Яңа поселогында чаңгы шуу ярышлары буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Ул, елдагыча, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышлап уздырылды. Ярышларда район мәктәпләреннән - 21, авыл җирлекләреннән - 6 команда, барысы бергә 189 спортчы көч сынашты.
-
Бүген матбугат ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Якты юл” газетасы журналисты, Хәмит ага Мөхәммәтшин арабыздан китте
Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшин 1931 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының Тәкәнеш районы (хәзер Мамадыш районы) Түбән Төкәнеш авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, аннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Яр Чаллыда «КАМАЗ» төзелеше җәелгәч, Чаллы зонасына «Социалистик Татарстан» газетасының үзхәбәрчесе итеп җибәрелә. Чаллыдагы колачлы төзелешләрнең шаһиты...
-
Гаражга кергән
14е көнне билгесез затлар Яңа Бүләк авылында «Кама» агрофирмасының гаражына кереп тракторның ягулык аппаратын алып чыкканнар. Җинаять эше кузгатылган, каракларны эзләү бара.
-
Юлларның тиешенчә чистартылмавы янгын сүндерүчеләргә комачаулый
Ел башланып әле бер ай да узмады, ә район территориясендә инде алты янгын чыкты. Шуларда бер кеше вафат булды, бер тукайлының сәламәтлегенә зыян килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен аерым контрольгә алды. Күпчелек янгыннар электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында килеп чыга. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге җитәкчесе...
-
Олы Шилнә авылында «Тоннель» операциясе уза
25 гыйнварда, пәнҗешәмбе көнне, район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре иртәнге сәгать 6дан 8гә кадәр Олы Шилнә авылына «Тоннель» дип аталган махсус рейдка чыгачаклар. Машина йөртүчеләр игътибарлы булсыннар, авыл эче генә дип, куркынычсызлык каешларын такмый йөрмәсеннәр - ЮХИДИ хезмәткәрләре бу юлы нәкъ шушы кагыйдәнең үтәлешенә төп игътибарларын юнәлтәчәкләр.
-
Исерек килеш җәмәгать урыннарында йөрүчеләр аз түгел
Җәмәгать тәртибен саклау буенча махсус рейдларда әти-әниләрнең балаларын тиешенчә тәрбияләмәвенең 7 очрагы, гомуми урыннарда тәмәке тартуның, миграция законнарын бозуның - 5әр, вак хулиганлыкның - 4, наркотик матдәләр куллануның - 1, җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрүнең 12 очрагы һәм башка шундый хокук бозу фактлары билгеле булган.
-
«Кайнар линия» оештырыла
25 гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге кулланучылар хокукын яклау сораулары буенча «кайнар линия» оештыра. Консультацияне ТР Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Актаныш районы буенча территориаль бүлегендә 8 (8552) 32-05-19 яисә 32-05-88 (кулланучылар хокукларын яклау бүлеге) телефоннары аша, моннан тыш Яр Чаллы шәһәренең «ТРда гигиена...
-
Нефть урлаганнар
13 гыйнвар көнне Иштирәк - Түбән Кама нефть үткәргечнең ярамаган урыннан киселгән булуы ачыкланган. Бу эш буенча полиция хезмәткәрләре Түбән Камада яшәүче ир-атны тоткарлаганнар. Аларның ярымприцеплы «MAN» йөк машинасы алынган. Килгән зыян 2 млн сум дип бәяләнгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Татарстанда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 2018 елда 100 миллион сум бүленде
2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды.
-
Билгеләнү
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район җитәкчелегенә яңа эш урыннарына килгән ике җитәкчене тәкъдим иттеләр. Район ветеринария берләшмәсенә җитәкче итеп, Ленар Хәйбуллин билгеләнде. Моңа кадәр яшь белгеч Минзәлә районында баш ветеринария табибы булып эшләгән. Тукай районы буенча күпфункцияле үзәк директоры итеп, шул үзәктә баш белгеч, бүлек мөдире булып эшләгән Елена Рәсимбетова...
-
Гашыйклар көне уңаеннан “Мәхәббәт канатында“ конкурсы башлана
Газета сайтында бүгеннән елның беренче конкурсын башлыйбыз. 14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан уздырыла ул. "Мәхәббәт канатында" дип аталган бәйгегә фотолар, иҗади хезмәтләр, тормышыгыздан кызыклы вакыйгалар тарихы кабул ителә. Номинацияләр түбәндәгечә: "Иң үзенчәлекле мәхәббәт тарихы" - сөйгән ярыгыз белән танышу, очрашу, гаилә кору вакыйгасын, яисә иҗади хикәя яза аласыз. "Иң...
-
24 гыйнварга Тукай районында һава торышы
Бүген, 24 гыйнвар көнне, Тукай районында көне буе кар явачак. Һава температурасы көндез 10 градус салкынлык, төнлә -9 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -11 градуска кадәр суыта.