Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше нәрсә әйтер дип түгел, җаны кушканча яши ул (Матбугат ветераны Хәмит ага Мөхәммәтшинның якты истәлегенә...)

Бүгенгедәй хәтеремдә: тыйнак кына килеп керде ул Чаллы шәһәре һәм районында чыгып килә торган «Коммунизм байрагы» газетасы редакциясенә. Чираттагы санны әзерләп мәш киләбез. Ишектән кергән 35-40 яшьләр тирәсендәге кара чәчләре кабарып торган, гаярь кыяфәтле, йөзендә ниндидер ягымлылык балкып торган бу ир-егет бер дә үзебезнең тирәлектә эшләгән кешегә охшамаган. КамАЗның «Монда...

Бүгенгедәй хәтеремдә: тыйнак кына килеп керде ул Чаллы шәһәре һәм районында чыгып килә торган «Коммунизм байрагы» газетасы редакциясенә. Чираттагы санны әзерләп мәш киләбез. Ишектән кергән 35-40 яшьләр тирәсендәге кара чәчләре кабарып торган, гаярь кыяфәтле, йөзендә ниндидер ягымлылык балкып торган бу ир-егет бер дә үзебезнең тирәлектә эшләгән кешегә охшамаган. КамАЗның «Монда авыр йөк күтәрешле автомобильләр заводы төзеләчәк» дигән нигез ташы салынган еллар иде ул. Редакциягә килеп кергән икән, берәр каләм ияседер, дип уйлап куярга да өлгермәдем:
- Мин Хәмит Мөхәммәтшин булам, «Ватаным Татарстан» газетасының үзхәбәрчесе. Бирегә төзелешләр барышын яктыртып барырга җибәрделәр, бергәләшеп эшләрбез, - дип таныштырды ул үзе белән.
Менә нинди кеше икән республика газетасы битләрендә әледән-әле язмалары чыгып килә торган Х. Мөхәммәтшин. Танышып киттек, шуннан соң инде байтак тәҗрибә туплаган журналист, әле яңа гына газетада эшли башлаган миңа, акыллы остаз да, иҗатташ дустым да, киңәшчем дә булып китте. Бик матур холык сыйфатларына ия кеше ул: беркайчан да ашыгып нәтиҗә ясамас, язмалары тирәнтен өйрәнелгән, тел байлыгына күз тимәсен, «Ватаным Татарстан»ның һәр санында диярлек гигант төзелеш мәйданнарыннан язмалары чыга башлады. Аларны җентекләп укыйм, анализлыйм, иҗади табышларына сокланам һәм, ипләп кенә, каләм осталыгына өйрәнәм. Безнең редакциядә партия исәбендә тора иде Хәмит абый. Ай саен уздырыла торган җыелышларына йөри, анда исә газета эшчәнлегенә анализ ясала, планнар корабыз. Һәм, әлбәттә, Хәмит Нәҗиповичның саллы фикерләре, киңәшләре бик ярап куя иде. Бервакыт мин аннан:
- Журналистка иң кирәкле сыйфатлар нинди? - дип сорадым. Бу өлкәдә юл башым гына иде бит әле.
- Тынгысызлык, ару-талуны белмәс хезмәт, тырышлык, иҗат дәрте, гаделлек һәм очсыз-кырыйсыз юллар, - диде ул. Ә мин аны озаклап вәгазь укыр, киңәшләрен тезеп китәр дип көткән идем. Сүзе кыска булды, ә киңәшләре гомергә истә калды. Менә мин дә 53 ел инде газета чыгару эшендә. Шәһәрдә чыга башлаган барлык татар басмаларында диярлек башлап җибәрүдә катнаштым. Һәм Хәмит Нәҗипович белән бер сафта атларга тырыштым. Икебездә әле һаман «Якты юл» газетасыннан аерыла алмыйбыз, тупланган тәҗрибәне яшьләргә бирәсе килә.
Хәмит Мөхәммәтшин кем соң ул, кайдан килгән? Мамадыш районында туып-үскән егет ул. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Тәкәнеш районы газетасында редактор урынбасары, Октябрь, Минзәлә районнары газеталарында редактор булып эшләгән. Шул арада Ленинградта югары партия мәктәбен тәмамларга да өлгергән, 1970 елдан «Ватаным Татарстан» газетасының - үзхәбәрчесе. Лаеклы ялга чыккач, үткен каләмле, энергиясе ташып торган, гаиләсе белән Чаллыга төпләнгән журналист «Якты юл» газетасына бүлек мөдире булып килде.
Гомер дигәнең - йөгәнсез ат, чаба да чаба. Ул көннәрдән бирле 50 елга якын вакыт үткән. Иң куанычлысы: Хәмит Нәҗипович һаман сафта, һаман иҗат юлын дәвам итә. Ә ярты гасырга якын калабызда яшәп иҗат итү чорында аны Чаллы шәһәре һәм районыбыз тарихын язды дисәм дә, арттырып әйтү булмас. «Еллар һәм кешеләр», «Җир улы» дигән китаплары дөнья күрде. Аларда - районыбызның күренекле кешеләре, истәлекле вакыйгалар. «Тукай районының атаклы кешеләре» дигән китапның өч басмасын туплап чыгарды. Ул китапларда Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары, герой-
аналар, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган хезмәткәрләренең исемнәре тупланган.
Хәмит Нәҗиповичның иң күркәм сыйфаты - тыйнаклык, масаюның ни икәнен дә белмәү, кече күңеллелек һәм ихласлык. Ул беркайчан да карьерага омтылмады. Гомер таңында кулына алган каләме аның гомерлек юлдашы булды. Һәм аңа абруй, укучыларының олы хөрмәтен, танылу, мәртәбәле исемнәр китерде. Ул СССР Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы, төрле медальләр белән бүләкләнде. Шулай ук «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», «КамАЗ төзелеше ударнигы», «Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины» дигән исемнәр иясе дә ул.
Бу көннәрдә остазыбызның күркәм юбилее, без аны, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы коллективы исеменнән, ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, саулык-сәгадәт, тигез тормыш, балаларының хөрмәт-ихтирамы җылысында, бәхетле булып, озын-озак яшәвен һәм каләменнән аерылмавын телибез.
P. S. Хәмит абый Мөхәммәтшинны олы юбилее белән газетабызның даими хәбәрчесе Мәүлетҗан Хисамиев та котлый, аңа үзенең изге теләкләрен юллый. «Хәмит абый белән без нәкъ 30 ел элек октябрь аенда танышкан идек. Газета хәбәрчесе булып китүемдә дә Хәмит Нәҗиповичның өлеше гаять зур булды. Язма әзерләгәндә аннан һәрвакыт киңәшләр сорыйм. Тукай районы авылларындагы газета укучылар Хәмит аганы бик яхшы беләләр, аны хөрмәт итәләр. Шәхсән үз исемемнән һәм газета укучылардан юбилярны туган көне белән котлыйм. Сәламәт булуын, матур һәм эчтәлекле язмалары белән безне әле тагын да сөендерүен телим», - ди ул.
Заһидә Нәбиуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
30.11.2016 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев