23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Яңа урамнарга – газ, больницага яңа УЗИ аппараты кирәк – халык депутатка гомуми авыл проблемалары турында сөйләде
Бүген тукайлыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кабул итте. Дума вәкиле белән очрашуга дүрт райондаш килгән иде. Әйтергә кирәк, сорауларның барысы да авылларның гомуми проблемаларына кагылды. Суровкада Яшьлек урамында Айрат Вәлиуллин поселокка 2016 елда су кертелүен әйтеп үтте, аның өчен олы рәхмәтен белдерде. Электр энергиясе бар, юлларга килгәндә, хәлдән...
-
Газ җиһазларының төзеклеген тикшерәләр
9 ноябрьдән район күзәтчелек эшчәнлеге, Горгаз, Тукай җылылык һәм газ оешмасы, авыл җирлекләрендәге янгын сүндерү постлары һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре шәхси җылыту системасына көйләнгән фатирларда газ җиһазларының торышын тикшерәләр. Әлеге профилактик чара соңгы вакытта газ приборларының төзексезлеге, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында ил күләмендә чыккан бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Районда...
-
Район Советының унынчы утырышы үтте
21 ноябрьдә Тукай муниципаль район Советының унынчы утырышы үтте. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре башлыклары, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта авыл җирлекләре ветераннар советы рәисләре, Тукай районының...
-
Депутаттан юлны Тукай районына файдалануга бирүдә ярдәм сорадылар
Утырыштан соң Әлфия Когогина тукайлыларны шәхси сораулар буенча кабул итте. Кече Шилнә авыл җирлеге депутаты Роман Ваганов Дума вәкиленә «Түбән Кама» милли паркы юлларны Тукай районына файдалануга бирү, баланска кую мәсьәләсен күтәрде. Монда Белоус, Ильичевка, Опушка поселоклары, бакчачылык ширкәтләре керә. Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен юлларны кардан чистарту, юл билгеләре...
-
«Башкарылган эшләрне күрәбез, шуңа күрә үзара салым җыюга каршы килмибез», – диләр референдумда катнашучылар
Узган якшәмбе көнне район халкы үзара салым җыюга карата үз фикерен белдерде. Референдум 23 авыл җирлегенең 22сендә узды. Кече Шилнә авыл җирлегендә исә әлеге чара үтмәде дип билгеләнде. Район территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, җирлеккә караган өч авылда - Кече Шилнәдә, Олы Шилнәдә һәм Белоуста тавыш бирүчеләр саны 50 процентка...
-
Район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Район газетасына язылу 600 сумны тәшкил итә, төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылганда - 498 сум була. «Якты юл»га язылу индексы - 00013, «Светлый путь» газетасының индексы - 00014. Район яңалыклары, файдалы киңәшләр, кызыклы бәйгеләр, районыбызның мактауга лаек кешеләре турында күбрәк белергә теләсәгез, җирле басмабызга...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Президенты Указы белән «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ директоры Ришат Хатыйповка «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Хакимияттә узган атналык киңәшмәдә Ришат Хатыйповны район башлыгы Васил Хаҗиев тәбрикләде.
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
29 ноябрьдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә район хакимиятенең 204нче кабинетында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның ярдәмчесе Светлана Чайковская тукайлыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.