Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Башкарылган эшләрне күрәбез, шуңа күрә үзара салым җыюга каршы килмибез», – диләр референдумда катнашучылар

Узган якшәмбе көнне район халкы үзара салым җыюга карата үз фикерен белдерде. Референдум 23 авыл җирлегенең 22сендә узды. Кече Шилнә авыл җирлегендә исә әлеге чара үтмәде дип билгеләнде. Район территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, җирлеккә караган өч авылда - Кече Шилнәдә, Олы Шилнәдә һәм Белоуста тавыш бирүчеләр саны 50 процентка...

Быел республика халкы, шул исәптән тукайлылар да, мондый референдумда инде икенче мәртәбә катнаша. Март ахырында 2016 елда җыелачак акча өчен тавыш бирсәк, бу юлы 2017 елда башкарылачак эшләргә үз өлешебезне кертергә булдык. Киләчәктә исә аны һәр елны ноябрьнең өченче якшәмбесендә уздыру планлаштырыла.

Халык өчен иң мөһиме - үзләре җыйган акчаның авылда эшләнгән эшләрдә күренүе. Файдасын күрә икән, ул киләсе референдумнарда да бик теләп катнашачак һәм үзара салым җыюга ризалыгын белдерәчәк. Быелгы чарада да тавыш бирүгә килүчеләр арасында нәкъ менә шушы фикер ассызыкланды. Аннары, халык җирлектә җыелган гомуми акча бер авылга гына китмәсен, үз салымы үзенә тотылсын иде дип тели.

Мусабай-Завод авылындагы тавыш бирү участогына килгән халык та, бердәм булып, узган елларда башкарылган эшләр күз алдында булуын, шуңа күрә быел да үзара салым җыюга каршы түгеллекләрен белдерделәр. Биредә тавыш бирүчеләр исемлегендә 726 кеше, референдумда аларның 511е катнашты. Алар барысы да акча җыярга ризалыкларын бирде. 2016 елның үзара салымына җирлекнең Мусабай-Завод һәм Ташкичү авылларында зират юлы ясалган, Кызыл Байракта зират территориясен әйләндереп алырга төзелеш материалы алынган, өч авылда да су трассасы документлаштырылган, Мусабай-Заводның Муса Җәлил урамында дамба киңәйтелгән. «Ә узган елларда акча урамнарга ут кую, юллар салу, чишмәләрне төзекләндерүгә тотылган иде. Барысы да кирәкле эшләр. Бүген шул юллардан рәхәтләнеп йөрибез», - ди Мусабай-Заводтан Раиф Сәлимов. Пенсионер ханым Римма Ибәтуллина да шул фикерне хуплый. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Миләүшә Ситдыйкова авылларда балаларга уен мәйданчыклары, ял парклары бик кирәк, ди. «Халык иртәнге сәгатьләрдә аеруча актив килде. Авылның бүгенге торышына, территориянең төзеклегенә берсе дә битараф түгел», - ди җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗева.

Борды авылындагы тавыш бирү участогына да халык бер-бер артлы кереп торды. Бу җирлекнең Бордыбаш авылында аерым участок эшләде. Икесенә бергә 460 кеше, ягъни барлык сайлаучыларның 70 проценты референдумда үз фикерен белдерде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, аларның барысы да үзара салым җыюны кирәк дип тапкан. Җирлек башлыгы Роза Әбделмәнованың әйтүенчә, 2017 елда Борды авылының Үзәк урамында, Бордыбаш авылының Нагорная урамында, Җәйләү авылының шулай ук Нагорная урамында юл ремонтлау планлаштырыла. «Быел авыл җирлеге һәр кешедән 200әр сум җыярга карар иткән. Әлбәттә, аның белән генә әллә ни зур төзекләндерү эшләре алып барып булмас иде, хөкүмәттән өстәлүе бик яхшы. Акча авыл өчен тотыла икән, сумманы бераз арттырсалар да каршы булмас идек», - ди пенсионер, авыл җирлегенең инвалидлар оешмасы җитәкчесе Наҗия Хәлиуллова.

Теләнче Тамак авылындагы участокта көннең беренче яртысына исемлектәге 962 кешенең 343е тавыш бирергә өлгергән иде.

- Җыелган акча Казаклар авылында зират коймасын төзекләндерүгә, Теләнче Тамак авылында Тау ягы урамына чыга торган күперне ремонтлауга, Таулык авылында су үткәргеч системасын төзекләндерүгә, Останково һәм Хуҗи авылларында балалар уен мәйданчыклары булдыруга тотылачак, - диде комисия рәисе Лилия Кәлимуллина.

Чират торучылар булмаса да, авыл халкы бер-бер артлы сайлау участогына килә торды. «Һәр авыл кешесе үзенең эшләп тапкан акчасыннан авылны төзекләндерүгә өлеш кертсә, ул башкарылган эшләргә дә сакчыл карый башлар иде, - дип фикерен белдерде Теләнче Тамак авылында яшәүче Наилә Этикбаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев