23 июнь 2026 яңалыклары
-
Тукай районы әфганчылары мемориалга чәчәкләр салды
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Тукай районының сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Чаллы шәһәренең «Ватан-Ана» мемориаль комплексында узган патриотик чарада катнашты. Бу хакта Тукай районы буенча сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар иҗтимагый оешмасының координация советы рәисе Фәрит Галәветдинов хәбәр итә.
-
Ак әби – хоккей җанатары
Мөнәздилә апаның өеннән кеше өзелми. Ни өчен? Чөнки, кешеләр күңеле пакь булганнарга тартыла. «Гомер буена кеше яратам. Аллаһ каршындагы бурычларымны үтәү – фарыз гыйбадәтләрне кылу күңел тынычлыгы бирә. Аллаһым белән аралашу – намазларым, ике кызым – төп таянычым, сердәшем. “Якты юл”ның хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйм. Аннары алып куеп торам, тәмләп уку өчен», – ди Куадының ак әбие Мөнәздилә апа.
-
Татарстанда балаларны Кырымга җибәрү вакытлыча туктатылды
Татарстан Яшьләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Кырым хакимияте тәкъдиме нигезендә 1 сентябрьгә кадәр балаларны һәм балалар төркемнәрен Кырым Республикасы территориясендәге ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә җибәрү вакытлыча туктатылган.
-
Чаллыда Россия милли театрлары фестивале старт алды
Фестиваль 30дан артык мәдәни вакыйганы үз эченә ала һәм 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары вузларга аерым квота белән керә ала
Квота күләме һәр белгечлек буенча бюджет урыннарының кимендә 10 процентын тәшкил итә.
-
Иштирәктә су буен җыештырдылар
Иштирәк авылында «Россия сулары» (Вода России) һәм «Чиста яр» бөтенроссия акцияләре кысаларында зур экологик өмә узды. Чара барышында авылның актив халкы яр буйларын җыештырды һәм табигатьне чүп-чардан чистартты.
-
Татарстанда 24 градуска кадәр җылы һәм яшенле яңгыр көтелә
Шамил Маннаповның «Болыт чабуларын җилфердәтеп, күкри-күкри җәйге яңгыр узды», - дигән сүзләре бүгенге һава торышына да туры килер, ахрысы. Синоптиклар фаразына карасак, бүген дә яңгыр явачак, яшене дә булырга мөмкин.