22 март 2022 яңалыклары
-
Идеяләрдән алып сатуга кадәр
Шушы көннәрдә замана белән бергә атлаучы эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, җитештерүчеләр, фермерлар өчен районда махсус укулар оештырылды.
-
Тукайлылар Сабада!
Шушы көннәрдә Саба районында РСФСРның, ТАССРның атказанган урманчысы Миңнеханов Нургали Миңнехан улы истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча XX Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары узды.
-
Көрәшчегә - хөрмәт!
16-19 нчы март көннәрендә Черкесск шәhәрендә билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге узды.
-
Каникулларны файдалы үткәр
Бик тиздән Татарстан укучыларының язгы каникуллары башлана. Алар 28нче марттан 5нче апрельгә кадәр ял итәчәк.
-
Янгыннардан саклану өчен
Районыбызда шәхси хуҗалыкларда янгыннарны үз вакытында ачыклау, булдырмау өчен янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге гражданнарга автоном янгынны кисәтү җайланмасын(извещателен) куйдырырга тәкъдим итә.
-
Ярминкәләр майга кадәр дәвам итә
Авыл хуҗалыгы товарларын сатуның язгы ярминкәсе старт алды. Ярминкәләр һәр атнаның шимбә көнендә Чаллы шәһәренең «Төзүче» стадионы янында оештырыла.
-
Тукайлылар электрон хезмәт кенәгәсен сайлый.
Районыбызда инде 4 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсенә күчкән. Хезмәт кенәгәсе ул, мөһим документ. Аның электрон вариантына күчү ышанычлы һәм уңайлы. Бу хакта республикабызның Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Вафин белдерде.
-
Сәламәтлекне кайгыртып
Тукай районының Үзәк хастаханәсенә узган ел хатын-кызларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, федераль программа нигезендә «Маммо-4-«МТ» ренгент маммографиясе аппараты кайтарылган иде.
-
Бозау карау җиңел эшме?
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүген без сезгә «Журналист һөнәр алыштыра» дип исемләнгән яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Безнең фикеребезчә, ул үзенчәлекле дә район кешесенең авылдагы тормышы, эшенең бар нечкәлекләрен, катлаулыгын һәм шул ук вакытта кызык якларын да үзендә чагылдыра. Ничек кенә булмасын, авторның сәхифәне ачып җибәрүче тәүге язмасы күңелегезгә хуш килер, битараф калдырмас дип уйлыйбыз.
-
Газетага ташлама белән язылыгыз!
Район һәм ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булыйм, район кешеләре турында укыйм, файдалы киңәшләр алыйм һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән танышыйм дисәгез, «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылыгыз!