Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бозау карау җиңел эшме?

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүген без сезгә «Журналист һөнәр алыштыра» дип исемләнгән яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Безнең фикеребезчә, ул үзенчәлекле дә район кешесенең авылдагы тормышы, эшенең бар нечкәлекләрен, катлаулыгын һәм шул ук вакытта кызык якларын да үзендә чагылдыра. Ничек кенә булмасын, авторның сәхифәне ачып җибәрүче тәүге язмасы күңелегезгә хуш килер, битараф калдырмас дип уйлыйбыз.    

Төрле һөнәр ияләре булып эшләп каравы, авыл халкы белән тыгыз аралашу, күңелләрендә булган борчуларны, аларның уйларын белү, аңлау теләге мине күптәннән кызыксындыра иде. Аннары, уку йортын тәмамлап, җурналистикага килгән «яшел» вакытымда миңа еш кына: «Бу темага язар өчен һөнәрнең бар нечкәлекләрен белергә кирәк», «Сезгә моны аңлатуы авыр» кебек сүзләрне күп ишетергә туры килде. Шуңа күрә, үз һөнәремне бер көнгә читкә куеп, төрле эшләрдә үземне сынап карарга булдым әле. Һәм бүгенге язмада мин сезгә үземнең ничек итеп бозау караучы булып С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта эшләвем турында сөйләп узачакмын.   

«Нигә, нишләп, нәрсәгә?!»

 Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга шалтыраткач та, ул:

– Кызлар фермада эшләрен иртәнге биштә башлыйлар. Ләкин сез соңрак килсәгез дә була, – дип, минем әрсезләнеп фермада эшләргә теләвемә карышып тормады.

 Шулай да, ризалашканчы: «Нәрсә дип язарга җыенасыз соң?» – дип сорау биреп, ниятләремне, максатларымны аңларга тырышты. Һәм иң кызыгы, «Нәрсәгә кирәк соң ул?», «Нигә безгә килергә булдыгыз?» дигән гаҗәпләнү катыш аптыраулы сорауларны миңа үткән җомгада хуҗалыкта эшләгән һәм мине күргән һәркем диярлек бирде.   

Әйдәгез, барысын да башыннан сөйләп үтим.

Иртә таңнан эштә

 Авылга мин иртән-иртүк, биш тулганчы ук чыгып киттем. Бу вакытта кояш беренче нурларын күккә сызып кына килә әле. Шәһәр халкы татлы йокыларында изрәп ята, ә авыл кешесе инде күптән бетмәс-төкәнмәс эшендә кайнап, мәшәкатьләнеп йөри.   

 Менә мин дә иртәнге алтыда Мерәс авылына килеп кергәндә, С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык фермасында эш кайный иде. Биредә мине Марат Тәлгать улы Сафин үзе каршы алып, хуҗалык зоотехнигы Руслан Вәгыйзов, ветеринария табибы Илшат Гайсин карамагына тапшыра. Алар белән фермаларның берсенә юл тотам.  

– Монда безнең бозаулыйсы сыерларыбыз, яңа туган бозаулар, ике айлык бозаулар асрала. Эш мәсьәләсенә килгәндә, мин сиңа хәзер кайда, нәрсә урнашканын күрсәтеп, биредә эшләүче ферма мөдире, бозау караучылар белән таныштырырмын. Менә алар сине эш тәртибенә дә өйрәтеләр, эшен дә кушарлар, – дип сөйли Руслан Вәгыйзов, ферма буйлап җил-җил атлый-атлый.  

 Без аның белән ферманың икенче ягына килеп керәбез. Монда яңа туган бозауларны тоталар икән. Әлегә монда тынлык – һәр бозауга аерым каралаган келәтәләрне юып, чистартып дезинфекцияләү, киптерү эшләре белән мәшгульләр.

–  Менә таныш бул, Алсу. Бу безнең бозау караучыбыз Резеда Ибраһимова. Ул сиңа бераздан биредә нәрсә эшләргә кирәген күрсәтеп, аңлатып бирер, ә без хәзер бозау караучы Люда апа янына барачакбыз. Эшеңне аның кул астында башлап җибәрерсең, – дип, Руслан Рамил улы мине кергән якка алып чыгып китә.

“Тәти апа”

Беренче күрүдә үк бозау караучы Людмила Горшковага яратып: «Тәти апа» – дип дәшәсе килә. Ник дигәндә, Останоково авылыннан килеп биредә 8 ел эшләүче бу ханымның көләч һәм мөләем йөзе үзенә тартып, ә салмак, йомшак тавышы үзен тыңлатып кына тора.

– Менә без хәзер бозауларыбызга сөт эчертәчәкбез. Ләкин аны биргәнче, сөтне 41 градуска кадәр җылытасы бар әле. Аларга салкын сөт ярамый, – дип, Люда апа мине эшкә өйрәтергә керешә.

 Бераздан, сөт җылынгач та без аның белән бергә эшкә тотынабыз. Бозаулар исә, баллы сөт исенә ияреп, шунда ук чиләккә юеш борыннарын төртәләр, әрсезләнеп сөт эчәргә керешәләр.

Бу эшне тәмамлагач та, Люда ханым белән сөттән бушап калган чиләкләрне юабыз, кайнар су белән пешекли-пешекли чайкап, аларны махсус киштәләргә киптерергә тезәбез.

– Кичкә таба, аларга тагын бер сөт эчертәсе була әле. Без иртәнге сәгать уннарга эшебезне тәмамлап, фермадан төшке ашка кайтып китәбез, аннары шул төштән соң тагын килеп, калган эшне карап, малларны янә бер ашатып алабыз инде ул. Әле менә син бераз соңарып килдең шул. Алданрак килгән булсаң, мал асларын да чистартырга булышыр идең, – дип елмаеп куя Людмила Горшкова.

 Аннары без аның  хезмәттәше Резеда Ибраһимова янына китәбез.

«Авылга эшкә кайтыгыз!»

Яңа туган бозаулар тәрбияләнергә тиешле бүлектә миңа аларның келәтәләрен чистартырга кушалар. Моның өчен кулларыма дәү, алсу төстәге җилем пертчәткәләр тоттыралар, яныма бер чиләк кайнар су, кыргыч, тимер һәм гади идән себерә торган щеткаларны да китереп куярга онытмыйлар. Мин килгәнче, Резеда үзе дә шактый гына келәтәләрне чистартып куярга өлгергән.

– Мин сиңа эшне ишектән башларга киңәш итәм. Алай җиңелрәк булачак. Аннары стеналарына күчәрсең, иң соңгысы итеп, идәннәрне юарга кирәк булачак, – дип сөйли бозау караучы. – Суны җәлләмичә, бар пычрагы җеберлек итеп юешләтергә, аннары щеткалар белән ышкып, яхшылап юарга кирәк. Аннары инде барысын да яхшылап корытабыз да, шуның белән эше бетә аның. Башка келәтәгә дә күчәргә була, – ди ул.

Шул аңлатуларыннан соң, Резеда минем ничек эшләгәнемне бераз күзәтеп-карап тора. Мин аның белән бу арада бераз сөйләшеп алырга да өлгерәм.

 Резеда Ибраһимова С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта җәмгысы 12 ел эшли икән. Шуның ике елын бозау караучы вазыйфасында. Гаиләсе, балалары бар. Шуңа күрә эштән кайткач та мәшәкате күп аның. Менә минем эшләгәнемне дә бераз карап тора да ул: «Баламны балалар бакчасына алып барасым бар иде әле, эшли торыгыз, ә мин бераздан әйләнеп киләм,» – дип, өенә йөгерә.

 Хәер, үземне калдырып китте, дип әйтүе бик дөрес булмас иде. Чөнки минем ничек эшләвем белән кызыксынып ара-тирә Люда апа да,  Настя дигән тагын бер яшь кенә бозау караучы да керәләр. Алар минем тырыша-тырыша эшләгәнемә карап, аптырыйлар да, шул ук вакытта: «Хәзер кемне эшкә чакырырга беләбез инде! Әйдәгез, ятмагыз шәһәрдә, авылга күчегез,» – дип шаяртырга да өлгерәләр.

Шулай көлешеп торган арада безнең янга мал куарга дип, ферма мөдире Гөлназ Мөхәмәтдинова да килә. Алар өчәүләшеп фермадан чыгып китәләр, ә мин исә, файдам булсын дип, башлаган эшемне тәмамларга хәл итеп, юу, чистарту эшләрен дәвам итеп калам.

Тәмле салам, сөт исләре һәм билсез, кулсыз калган Алсу

 Кызлар чыгып киткәч кенә, бераз иркенәеп китәм, моңарчы әллә ни әһәмият бирмәгән салам, сенаж, җылы сөт исләренә мөкиббән китеп утыра башлыйм. Келәтәләрне юып бетергән саен, су алыштырырга чыкканда, бозаулар белән сөйләшеп, аларны иркәләп, сыйпап алырга да өлгерәм әле. Алай гына түгел, мине күреп алган ферма песиләре дә артымнан сөт сорап чабып, аягыма сыпырынып йөри башлыйлар.  

 Ә минем исә аларга озаклап игътибар биреп торырга вакытым юк. Перчәткә эчендә кайнар судан бөтәшеп беткән бармакларым турында уйламаска тырышып, һаман стеналарны ышкыйм, юам, корытам. Су алыштырам, тагын юам... Шулай ике сәгать эчендә биш келәтәләрне юып бетергәч, билемнең ычкынганын, кулларымның авыраеп, өзелеп төшердәй хәлгә җиткәнен сизә башлыйм. Менә шунда гына фермада эшләү өчен физик көч, сабырлык һәм җитезлекнең кирәк икәнен аңлый башлыйсың. Мондый хезмәткә күнекмәгән кешегә авыррак булачак. Ә бит бозау караучылар, минем сыман иркенләп кенә утырмый. Алар төрледән-төрле башка эшкә бүленә, малларны ашата, эчертә, асларын чистарта. Кыскасы, һәр көннәрен эш ыгы-зыгысында уздыра, ялларда да алардан аерылып тормый.

 Менә шундый уйлар белән тагын бер бозауның ятак урынын тәртипкә китеререргә кирәк дип торган вакытта,  мине зоотехник Руслан Вәгыйзов дәшеп ала.

– Алсу, кайтып китсәң була, башка кызлар китте инде, – ди.

Мин исә, болай гына кайтып китәргә теләмим. Үземнең башкарган эшләрем белән мактанып алырга ашыгам. «Я, карыйк әле, ничек микән,» – дип, Руслан Рамилевич артымнан эшемне тикшерә дә башлый. Һәм шунда ук, беренче күргән кичелекләремә төртеп күрсәтә.

 Почмакта иске салам алынмый калган икән. Тизәктән, дымнан ул саламда бактерияләр үрчи, ә бозау аны теле белән тартып алып, авызына каба, шул рәвешле авырырыга да мөмкин икән. Аннары, келәтәләрнең кайбер урыннарын кирәгенчә корытып бетермәгәнмен: кайдадыр артык юеш җир калган, икенче төштә күрми калып, пычрагын алып бетермәгәнмен икән.

 Руслан Вәгыйзовның сүзләреннән соң бераз сөмсерем коелса да, зоотехник мине юатырга тырыша:

– Беренче тапкырга бер дә начар түгел. Тырышкансың, молодец! – ди.

Терлекчелектә эшләүчеләрнең хезмәте авыр икәнен белсәм дә, хуҗалыкта уздырган дүрт сәгать эчендә моның шулай икәненә тагын бер кат инандым. Шушы вакыт эчендә бергә эшләгән, миңа сабырлык белән барысын да аңлаткан, күрсәткән һәм дустанә мөнәсәбәттә булган хуҗалык җитәкчесенә, фермада эшләүче егетләргә, кызларга эшләрендә уңышлар телим.    

 

Автор фотолары

 

   

     

     

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                

   

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев