21 сентябрь 2016 яңалыклары
-
«Көзге яхшы эшләр атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы» акциясе авыл җирлекләрендә актив рәвештә дәвам итә
Билгеле булганча, бөтен республика буенча #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН хэштегы астында «Көзге яхшы эшләр атналыгы - яхшы эшләр эстафетасы» акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында районның барлык авыл жирлекләрендә төрле чаралар уза. Редакциябез почтасына килгән хатлар да шул турыда.
-
Районның сигез авыл җирлегендә унөч округта Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бермандатлы округлары буенча өченче чакырылыш муниципаль берәмлек депутатларын өстәмә сайлаулар үтте. Аларның нәтиҗәләре түбәндәге таблицада
№ Авыл җирлеге округ номеры ФИО сайлауларда катнашкан сайлаучылар (%) «Әйе» дип тавыш бирүчеләр (%) 1 Әҗмәкәй 7 Гарипов Альмир Солтан улы 83,2 93,06 10 Ибраһимова Рания Зөлфәт кызы 76,8 90,13 2 Борды 7 Әшрәфуллин Илдар Нәгыймулла улы 100 100 3 Калмаш 6 Әмирханов Минсалих Талип улы 74,6 61,7 4...
-
Сайлаучылар илдәге тотрыклылыкның саклануын, киләчәкнең имин булуын телиләр
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сайлаулар буенча йомгаклау матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутаты мандатына Татарстаннан партия исемлекләре буенча ун, бермандатлы округлардан алты кандидатның ия булачагын белдерде. Шулай итеп, ил парламентында безнең республикадан уналты депутат эшләячәк, диде ул.
-
Рөстәм Миңнеханов республика халкына рәхмәтен белдерде
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2016 елның 18 сентябрендә үткән Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлауда актив катнашканнары өчен, республика халкына рәхмәт әйтте. «Сайлау участокларына килеп, туган республикабыз өчен тавыш биргән һәр татарстанлыга рәхмәт. «Бердәм Россия» өчен бирелгән тавышларның югары булуы - бүгенге хакимияткә, тотрыклы социаль-икътисади үсеш...
-
Райондашларыбыз – социаль проектлар җиңүчеләре
Казан шәһәренең «Пирамида» үзәгендә ААҖ «РИТЭК» һәм «Лукойл» хәйрия фонды оештырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Кнәз авыл җирлеге һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Светлана Петрова бәйгегә уртак проектларын тәкъдим иттеләр. «Экология» номинациясендә райондашларыбыз «Галәмдә синең дә эзең бар!» («Твой след на Земле!»)...
-
Бүгенгә төп эшләрнең берсе – туфракны эшкәртү
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда пландагы 56751 гектар мәйданның 29851 гектары тулысынча эшкәртелгән. Бу - барлык мәйданның 53 проценты дигән сүз. Бүгенге көндә хуҗалыклар өчен туфрак эшкәртү төп эш булып тора. Районда, яңгыр яву сәбәпле, силоска кукуруз уру, бәрәңге алу, яшелчә җыю эшләре туктап торды. «Кырда...