14 ноябрьдә Татарстанда яңгыр һәм юеш кар көтелә
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, шимбә, 14 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә явым-төшемнәр көтелми, ә көндез кайбер районнарда яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин.