Кайбер татарстанлыларга чит илгә чыгу чикләнергә мөмкин
Җәйге яллар ахырына якынлашса да, көзге сәфәрләр сезоны башланырга гына тора әле. Шуңа күрә чит илгә чыгу турында уйлаучылар бихисап. Әмма билет һәм кунакханә турында кайгыртканчы, Россиядән чыгуга хокукый чикләүләр юкмы икәнен ачыклау мөһим. Кайбер очракларда гражданинга дәүләт чиген узу вакытлыча тыелырга мөмкин.