Район елъязмасы
Тукай районының 45 еллыгы кысаларында газета укучыларга район елъязмасыннан кайбер фактларны тәкъдим итәбез. Шул еллардан фотосурәтләрне карау да кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Тарихи фотолар танылган фотограф Николай Тугановның архивыннан алынды. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бәлки сезнең үзегездә дә 45 еллык тарихтан кызыклы вакыйгалар бардыр, матур хатирәләрегез сакланадыр. Языгыз, сөйләгез, фотолар юллагыз. Сәхифәбез әле ел буе дәвам итә.