19 октябрь 2016 яңалыклары
-
Югалган балыкчының киемнәре табылды
Газетада хәбәр иткәнебезчә, Кырныш һәм Колыш авыллары арасында югалган ике балыкчыны эзләү дәвам итә. 15 октябрь көнне волонтерлар һәм Яңа поселогы эзләү отряды хезмәткәрләре балыкчыларның көймәләре табылган урыннан 150 метр читтәрәк - камышлар арасында ир-атларның берсенең киеменә юлыктылар. Балыкчының туганнары куртканың чыннан да югалган ир-атныкы икәнен расладылар. Кырныш авылыннан хәбәр...
-
Район Советының тугызынчы утырышы үтте
17 октябрьдә Тукай муниципаль район Советының тугызынчы утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр башлыклары, кече һәм урта эшмәкәрлеккә теләктәшлек итү һәм аны үстерү сораулары буенча координацион советы рәисе («Мясной барон» җәмгыяте директоры Артур Исхаков), яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре...
-
Исерек килеш машина йөртүчеләрне ачыклау өчен махсус рейдлар оештырыла
Агымдагы елның тугыз аенда район юлларында исерек килеш руль артына утырган 139 йөртүче тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәсен бозуның мондый төрен кисәтүгә һәм ачыклауга район ЮХИДИ инспекторлары һәм эчке эшләр бүлегенең шәхси составы тарафыннан аерым игътибар бирелә, бу максатта махсус рейдлар оештырыла. Шундый чараларның чираттагысы 14-15 октябрь көннәрендә үткәрелде. Искә төшерәбез:...
-
Монополиягә каршы көрәш хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары райондашлар белән аралашты
Бүген Федераль монополиягә каршы көрәш хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин тукайлыларны шәхси сораулар буенча кабул итте. Чара район хакимияте бинасында узды. Халыкны кабул итү тәмамланганнан соң Рузалин Хәбибуллин Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан «Пластик» җәмгыятенә чыкты, предприятиедәге җитештерү белән танышты. Шулай ук ул җирлектәге сәүдә нокталарында...
-
Район мөхтәсибе өлкәннәрне «Якты юл»га яздырды
13-23 октябрь көннәрендә, матбугатка язылу декадасы уңаеннан, район газетасына ташламалы язылу бара. Акция кысаларында, газетаны бүләк итеп яздырырга да була. Әти-әни, әби-бабайларыгызга, мөмкинлеге чикле кешеләргә ул бик зур шатлык китерер иде. Аларга ярты ел буена яңалыклар, кызыклы язмалар, файдалы киңәшләр белән танышып бару мөмкинлеге була бит. Хәйрия гамәле үзегезнең дә...
-
Карбызны яңа елга кадәр сакларга мөмкин
Карбызны барыбыз да яратабыз, аныӊ белән рәхәтләнеп сыйланабыз. Алдагы елларда сатучыларда июль айларында күренә торган карбызлар быел май ахыры-июнь башында ук безгә килеп җитте. Кызганыч, инде карбыз сатучылар бу эшләрен акрынлап туктаталар, карбызны бик ашыйсы килсә бары кыйммәтле супермаркетларда гына алырга мөмкин булачак. Сагынып көткән Яӊа ел табынында карбыз булса,...
-
Чакыру кәгазен туган көнендә кулына тапшырганнар
Быел көзге чакырылышта районнан 37 егет армиягә китәчәк. Сишәмбе көнне беренче төркем озатылды. 18 октябрь көнне Теләнче Тамак авылыннан Инсаф Арсланов, Бордыдан Әмирхан Галиев, Түбән Суыксудан Рәфгать Гәрәев, Суровкадан Альберт Петров, Бәткедән Сергей Прохоренко, Яңа Бүләктән Риназ Сәхапов, Круглое Поле поселогыннан Руслан Әхмәтнәҗипов, Иске Байлардан Ильмир Ситдиков Ватан алдында бурычларын...