19 март 2018 яңалыклары
-
Тукайлыларның 90 проценттан артыграгы үз тавышлары Владимир Путин өчен бирде
Кичә, 18 март көнне, Россиядә ил Президентын сайлау узды. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комитетыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Тукай районында сайлаучылар исемлегенә барлыгы 31137 кеше теркәлгән. Татарстан буенча бу сан 3 миллионга якын. Беренче мәгълүматлар буенча Тукай районында иң күп тавышны Владимир Путин җыйган - 91,09% (26631 кеше). Икенче урында Павел...
-
Тукай районы хатын-кызларын «Ак калфак» җыя
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова тарафыннан 20 март көнне сәгать 10.00. дә район хакимияте бинасының җыелышлар залында, район башлыгы Камаев Фаил Мисбахович катнашында, зур очрашу үткәреләчәк. "Ак калфак" оешмасы - татар хатын-кызлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз...
-
Сургут татарлары балаларын калфак тегәргә өйрәтә
Сургутның Якшәмбе мәктәбендә балалар татар теле дәресендә әниләре белән калфаклар текккән. Сургут татарлары балаларын калфак тегәргә өйрәтә. Якшәмбе мәктәбендә балалар татар теле дәресендә әниләре белән калфаклар текккән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Татар теле дәресен Тәслия Мөхибуллина алып барган. "Дәрестән соң, балалар икенче бүлмәдә түгәрәк өстәл...
-
Сайлаулар көнендә участокларда барлыгы 275 мең полицейский кизү торды
РФ Эчке эшләр министрлыгы 18 мартта Россия Президенты өчен тавыш биргәндә участокларда сайлаулар барышына йогынты ясарлык җитди тәртип һәм закон бозу очраклары теркәлмәвен белдерде, дип аза "Российская газета". Сайлаулар көнендә участокларда барлыгы 275 мең полицейский кизү торды. Росгвардия хезмәткәрләре белән исәпләгәндә, якшәмбе көнне 365 мең хокук саклаучы эшләде. Моннан тыш,...
-
Спектакльгә рәхим итегез
Районга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары килә. Алар Сәет Шәкүровның «Туган туфрак» дип исемләнгән драмасын 24 март көнне «Татарстан» совхозы поселогы, 25 мартта исә Боерган авылы тамашачысына күрсәтәчәкләр. Спектакль кичке сәгать 18.00дә башлана. 12+
-
Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле
Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә сайлауның якынча нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе булды....
-
Элла Памфилова Татарстанда сайлау тиешле дәрәҗәдә узды, диде
Бу турыда Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова төбәкләрдәге сайлау комиссияләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда әйтте. Татарстанда сайлау тиешле дәрәҗәдә узды. Бу турыда Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова төбәкләрдәге сайлау комиссияләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда әйтте. "Якынча мәгълүматлар буенча, сездә сайлау тиешле, яхшы дәрәҗәдә узды", - дип әйтте Памфилова видеоконференция режимында...
-
Путин сайлауда җиңү белән котлаулар кабул итә башлады
Кытай башлыгы Си Цзиньпин Владимир Путинга котлау телеграммасы юллаган. Чит ил башлыклары Владимир Путинны сайлауда җиңүе белән котлый башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Кытай башлыгы Си Цзиньпин Владимир Путинга котлау телеграммасы юллаган. Ул Кытай белән Россия арасындагы хезмәттәшлекне яңа типтагы халыкара мөнәсәбәтләрнең үрнәк ысулы дип атаган. Бу мөнәсәбәтләр...
-
Чечняда Путин өчен 91,44 процент тавыш биргәннәр
Республикада иң аз тавышны ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский җыйган. Чечняда Путин өчен 91,44 процент тавыш биргәннәр, дип хәбәр итә Интерфакс. Үзәк сайлау комитеты мәгълүматлары буенча, Владимир Путин өчен иң күп тавышны Чечня Республикасында биргәннәр. Ул, 91,44 сайлаучының тавышын җыеп, беренче урында. Икенче урындагы КПРФ кандидаты Павел Грудинин 4,62 процент, өченче...
-
Бюллетеньнәрнең 99 проценты эшкәртелгән, тавышларның 76 проценты – Владимир Путинга
Россиядә Владимир Путин өчен 54,4 миллион граждан тавыш бирде. Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренчә, 18 мартта узган Россия Президенты сайлауларында илнең бүгенге җитәкчесе үзенең карьерасында рекорд санда тавыш җыйды - аның өчен 54,4 миллион граждан тавыш бирде, бу 2004 ел белән чагыштырганда 5,1 миллионга күбрәк. Бу хакта РИА Новости яза....
-
Татарстанда Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр
19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Владимир Путин республикада 82,90 процент тавыш җыйган. Республика Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне эшкәрткән "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы күрсәткечләренә караганда, Татарстанда 19 март иртәсенә, сәгать 3кә, сайлаучылар иң күп тавышны Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путинга биргән. Аңа 1 616 660 кеше үз тавышын тапшырган, бу...
-
Районыбызда һава торышы
Бүген 18нче март районыбызда көндез -8, төнлә -20 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 750мм тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-6м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 5:34 минутта, кояш бата 17:39 минутта. Яхшы кәеф бездән башлана. Уңышлы көннәр барыбызгада.