17 май 2026 яңалыклары
-
«Ак Барс» «Локомотив»ны җиңеп, финал сериясендә исәпне тигезләде
Бүген «Ак Барс» Гагарин Кубогы финалында мөһим җиңү яулады. Казанда узган дүртенче матчта казанлылар «Локомотив»ны 2:1 исәбе белән отты. Хәлиткеч алканы өченче периодта Александр Хмелевский кертте.
-
Теләнче-Тамак авылы халкы агачларны агарту акциясенә кушылды
Теләнче-Тамак авыл җирлегендә «Экояз» акциясе кысаларында агачларны агарту һәм территорияне төзекләндерү буенча зур өмә узды. Биредә мәдәният, китапханә һәм авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре бердәм рәвештә авылны яшелләндерүгә һәм чистартуга үз өлешләрен керттеләр.
-
Яңа Бүләктә олы җыр бәйрәме узды
Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның туган авылында аның истәлегенә багышланган «Халык яшәгәндә — Илһам яшәр!» дип исемләнгән зәвыклы концерт-җыр фестивале булып узды.
-
Татарстанда чәчү кампаниясе экваторны узды: 1 миллион гектардан артык мәйдан чәчелгән
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары язгы кыр эшләрендә максималь темп алды. Май уртасына аграрийлар мөһим чикне үтеп, язгы культураларны чәчү планын 61%ка үтәделәр, бу исә киләчәк уңыш өчен ышанычлы нигез сала.
-
Иске Дөреш волонтерлары хәрбиләргә өй токмачы әзерләде
Иске Дөреш авыл клубында янәдән эш кайнай. Бу юлы биредәге битараф булмаган өлкәннәр һәм яшьләр авылдашлары — Ватан сакчылары өчен өй токмачы әзерләү максатыннан җыелды.
-
«Изге Болгар җыены»на меңләгән кунак җыелды
Бүген Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган традицион «Изге Болгар җыены» узды. Чара XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларындагы мәдәни программаның йомгаклау өлеше булды.
-
Гөл кадерен былбыл белер
Көчсезләрдән көчсез ни көчсез дисәләр, милләтнең бөек шәхесләре алдында каләм көчсез, дияр идем мин. Аларның иҗаты, үткән гомере, эшләнгән эшләре алдында сүз дә кодрәтсез кебек. Бу язмада һич кенә дә Илһам Шакировның иҗатына бәя бирергә җыенуым түгел - халык аңа күптән үз бәясен биргән инде. Тик хәтеребез саекмасын өчен үткәннәргә кабат әйләнеп кайтулар кирәк әле, кирәк.
-
Татарстанда +32˚ кадәр эсселек саклана
Бүген, якшәмбе көнне дә эссе һава торышы сакланачак, дип вәгъдә итә синоптиклар.