17 февраль 2016 яңалыклары
-
Чаңгы ярышларында 3000нән артык кеше катнашты
Районыбызда «Чаңгы юлы - 2016» чарасы кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелде. Инде традициягә әверелгән узышлар һәр авыл җирлегендә дә оештырылды. Шулардан иң массакүләме Яңа поселогында үтте.
-
Коточкыч һәлакәттә 25 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде
Бүген иртәнге сәгать 8 тулганда Яр Чаллы - Зәй трассасының 10нчы километрында 25 яшьлек хатын-кызның үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлде. «ВАЗ-21065» автомобиле руле артына утырган 20 яшьлек ир-ат юлда бозлавык булуына да карамастан тизлеген арттыра һәм идарәне югалтып каршы юнәлештәге полосага чыга, шунда «Газель» белән бәрелешә. Менделеевск шәһәрендә яшәгән хатын-кыз...
-
Гашыйк парлар мавыктыргыч бәйгеләрдә катнаштылар
Үткән ялларда Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә Изге Вәли көненә багышланган матур чара булып үтте. «Амур-лямур» дип аталган бәйрәмдә поселокның ике гашыйк пары бер-берсе белән кызыклы һәм мавыктыргыч конкурсларда көч сынаштылар. Гашыйклар әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, шигырь бәйгесендә үз осталыкларын күрсәттеләр, бию конкурсында бар тырышлыкларын куйдылар. Арт-үзәккә җыелган балалар, яшүсмерләр...
-
Бердәм система аша ЮХИДИ юнәлеше буенча гаризалар бирергә була
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлеп, хәзер транспорт чарасын теркәүгә һәм машина йөртү хокукы таныклыгы алырга гариза язарга була. Теркәлгәндә паспорт, СНИЛС мәгълүматлары һәм мобиль телефон номеры кирәк.
-
Әфган сүзе өшетә җаннарны
Шимбә көнне Иске Абдул авылында Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгаруга 27 ел тулу көненә багышланган чара булып узды. Биредә чит җирләрдә интернациональ бурычын үтәгән якташларыбыз, сугышта ятып калган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм якыннары катнашты. Әфганчы ветераннар бер-берсе белән якын туганнардай кочаклашып күрешеп, хәл-әхвәл сораштылар. Әфганда якыннарын югалтканнар исә күз яшьләрен тыя...
-
«Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде
Узган атнада Мәскәү - Уфа автоюлында район буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә «Тоннель» дип аталган профилактик чара үткәрде. Массакүләм тишерү вакытында 144 транспорт чарасы туктатылды, юл йөрү кагыйдәсен бозуның 61 очрагы ачыкланды.
-
Җир файда китерсен
Хөкүмәт карары нигезендә, Татарстанның Россельхознадзор идарәсенә билгеләнгән максатта файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен ачыклау бурычы куелды. Милекнең нинди төрдә булуына карамастан, участок билгеләнгән максатта файдаланылмаса, административ җаваплылык каралган. 2014 елдан бу төр хокук бозуларга штраф күләме тагын да артты. Хәзер ул җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Гражданнарга җир участогының кадастр...
-
Ташкичү авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә узды
15 февраль көнне Ташкичү авылы китапханәсендә "Антым белән илне якладым" исемле әдәби кичә үтте. Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 110 ел тулу көненә багышланган. Китапханә мөдире Светлана Мөхәммәтнәбиева җыелган авылдашларын М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Баш...