Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташкичү авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә узды

15 февраль көнне Ташкичү авылы китапханәсендә "Антым белән илне якладым" исемле әдәби кичә үтте. Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 110 ел тулу көненә багышланган. Китапханә мөдире Светлана Мөхәммәтнәбиева җыелган авылдашларын М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Баш...

15 февраль көнне Ташкичү авылы китапханәсендә "Антым белән илне якладым" исемле әдәби кичә үтте. Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 110 ел тулу көненә багышланган. Китапханә мөдире Светлана Мөхәммәтнәбиева җыелган авылдашларын М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы М.Җәлилнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә. "Шатлык" клубы актив әгъзәсе Әлфия апа Галимова, җыелган кунакларны үзенең әнисе Мәсһүдә апаның Муса Җәлил турында язган шигыйрьләре белән таныштырды.

Фотографиядә Әлфия апа Галимова .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев