Җир файда китерсен
Хөкүмәт карары нигезендә, Татарстанның Россельхознадзор идарәсенә билгеләнгән максатта файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен ачыклау бурычы куелды. Милекнең нинди төрдә булуына карамастан, участок билгеләнгән максатта файдаланылмаса, административ җаваплылык каралган. 2014 елдан бу төр хокук бозуларга штраф күләме тагын да артты. Хәзер ул җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Гражданнарга җир участогының кадастр...
Хөкүмәт карары нигезендә, Татарстанның Россельхознадзор идарәсенә билгеләнгән максатта файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен ачыклау бурычы куелды.
Милекнең нинди төрдә булуына карамастан, участок билгеләнгән максатта файдаланылмаса, административ җаваплылык каралган. 2014 елдан бу төр хокук бозуларга штраф күләме тагын да артты. Хәзер ул җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Гражданнарга җир участогының кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты (әмма 3 мең сумнан да ким түгел); вазифадагы затларга кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты (әмма 50 мең сумнан да ким түгел); оешмаларга кадастр бәясенең 2-10 проценты (әмма 200 мең сумнан да ким түгел) күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Кадастр бәясе артып торганда кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре хуҗаларына файда түгел, зыян гына китерәчәк, дип белдерә ТР буенча Россельхознадзор идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев