Гашыйк парлар мавыктыргыч бәйгеләрдә катнаштылар
Үткән ялларда Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә Изге Вәли көненә багышланган матур чара булып үтте. «Амур-лямур» дип аталган бәйрәмдә поселокның ике гашыйк пары бер-берсе белән кызыклы һәм мавыктыргыч конкурсларда көч сынаштылар. Гашыйклар әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, шигырь бәйгесендә үз осталыкларын күрсәттеләр, бию конкурсында бар тырышлыкларын куйдылар. Арт-үзәккә җыелган балалар, яшүсмерләр...
Үткән ялларда Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә Изге Вәли көненә багышланган матур чара булып үтте. «Амур-лямур» дип аталган бәйрәмдә поселокның ике гашыйк пары бер-берсе белән кызыклы һәм мавыктыргыч конкурсларда көч сынаштылар. Гашыйклар әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, шигырь бәйгесендә үз осталыкларын күрсәттеләр, бию конкурсында бар тырышлыкларын куйдылар. Арт-үзәккә җыелган балалар, яшүсмерләр алар өчен җан атып торды, кыенлыклар килеп чыкканда, ярдәм итәргә ашыкты. Бәйгедә көч сынашкан парлар биремнәргә әзерләнгән вакытта җыелганнарга «Смайл» вокаль студиясе үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Илшат Нәфыйковның гитарада башкарган җырлары да бәйрәмебезгә бер ямь өстәде. Чара күңелле дискотека һәм уеннар белән тәмамланды, дип хәбәр итте безгә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.
Гашыйклар көненә багышланган матур чара Яңа поселогында да үткәрелде. Мәдәният йортына җыелган яшьләргә гитарада үзенең иң матур җырларын Сөмбел Хөсәенова бүләк итте, яшьләрчә Тимур Колчерин рэп башкарды. Айгөл Зимөхәммәтова белән Таңсылу Низамова шулай ук искиткеч матур җырлар җырладылар. Бу көнне без яшьләр арасында иң үзенчәлекле мәхәббәт хаты язучыны билгеләдек, бүләкләр өләштек. Кич дәвамында залда шушы мәхәббәт хатларын почтальон таратып йөрде. Гомумән, әлеге бәйрәмнән яшьләр бик канәгать калдылар. Соңыннан алар рәхәтләнеп дискотекада күңел ачтылар, бер-берсен бәйрәм белән котладылар, «валентинкалар» өләштеләр. Гашыйк парлар мәдәният йорты каршысына чыгып, күк йөзенә йөрәк формасындагы шарларны очыргач, безнең һәрберебез матур теләкләр теләде, дип яза Яңа поселогының мәдәният йорты директоры Сәрия Әхсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев