Чаңгы ярышларында 3000нән артык кеше катнашты
Районыбызда «Чаңгы юлы - 2016» чарасы кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелде. Инде традициягә әверелгән узышлар һәр авыл җирлегендә дә оештырылды. Шулардан иң массакүләме Яңа поселогында үтте.
Монда район үзәк больницасы, пенсия фонды, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, башкарма комитеты, авыл җирлеге вәкилләре, Яңа поселогының китапханә, мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чаңгы шууда көч сынаштылар. Катнашучылар арасында шулай ук мәктәп укучылары һәм пенсионерлар бар иде. Чаңгы юлына басучылар 2 километрга якын дистанция уздылар. Башлангыч сыйныф укучылары арасыннан беренче булып Раил Галиәкбәров белән Диана Низамова килде. V-VIII сыйныф укучылары арасыннан Нәфис Салихов һәм Азалия Шәрәпова беренчелекне яуладылар. IX-XI сыйныф укучылары арасында узган ярышта Зөлфәт Шәрифуллин һәм Ильмира Солтангәриева беренче урынга чыктылар. Хатын-кызлардан иң җитезе Яңа поселогы мәктәбе укытучысы Роза Аббәсова булды, ир-атлардан - район суды рәисе Радик Зиннатов. Пенсионерлар да яшьләрдән калышмады, дистанцияне бик җиңел һәм тиз үттеләр. Алар төркемендә хатын-кызлардан районның үзәк больница вәкиле Зөлфирә Вахитова, ир-атлардан Василий Докшин финишка беренче булып килделәр. Призлы урыннар яулаган спорт яратучыларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Кызу ярышлардан соң барлык катнашучылар өчен чәй өстәле әзерләнде.
- Яңа Бүләк авылы халкы да массакүләм чаңгы ярышларыннан читтә калмады. Мәктәп коллективы, мәдәният һәм медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, балалар - барысы бердәм булып чаңгыга бастылар. Старт кечкенә балаларның ярышы белән башланып китте. Алардан эстафетаны зурлар кабул итте. Кемдер беренчелекне яуларга омтылды, кемдер үз көчен сынап карады. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Бу ярышлардан һәркем канәгать калды, - дип яздылар безгә Яңа Бүләк авылыннан.
Авыл халкы сәламәт яшәү рәвешен алып баруы белән бик мавыга, мондый спорт чараларында, һичшиксез, катнашырга тырыша. Районыбызда барлыгы чаңгы шууда 3140 кеше көч сынашты.
P. S. Массакүләм чаңгы ярышларыннан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев