Әфган сүзе өшетә җаннарны
Шимбә көнне Иске Абдул авылында Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгаруга 27 ел тулу көненә багышланган чара булып узды. Биредә чит җирләрдә интернациональ бурычын үтәгән якташларыбыз, сугышта ятып калган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм якыннары катнашты. Әфганчы ветераннар бер-берсе белән якын туганнардай кочаклашып күрешеп, хәл-әхвәл сораштылар. Әфганда якыннарын югалтканнар исә күз яшьләрен тыя...
Әфганстан... Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакыттта сихри дә, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә бар халыкны сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокыларын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды. Ун елга якын барган сугыш. Шушы еллар эченә күпме батырлык, меңләгән һәлак булучы, шигырьләр һәм җырлар иҗат ителгән, үлемсез хәтергә күпме кайгы хәсрәт сыйган! Иске Абдулдагы очрашу ерак Әфганстан җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты - исәннәр хакында. Якташлар батырлыгына яңадан бер кабат сокланыр, аларга дан җырлар өчен, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен җыелдык.
Яраларны хәтерләтә кызыл канәферләр
Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган район егетләренең исемнәре уеп язылган үзенчәлекле һәйкәл - мәрмәр таш янына халык агыла. Кояш нурларында җемелдәшә-җемелдәшә ап-ак кар бөртекләре оча, гүя ак мәрмәрдән энҗедәй очкыннар сибелә. Тирә-як ап-ак, әйтерсең ак җәймә җәйгәннәр. Шушы аклыкта аналар кулындагы канәфер чәчәкләре мәңгелек хәтер уты булып яналар. Мәрмәр таш итәгенә, әлеге афәт салган канлы яраларны хәтерләтеп, кызыл канәферләр ята. Кайнар нокталарда башын салучыларны искә алу өчен бер минут тынлык... Юк, онытмый сезне Ватан, онытмый аналар!
Яралары әле дә онытылмый
Минем каршыда орден-медальләр таккан инде чәчләренә чал кунган дистәләгән ир-ат басып тора. Күзем тирән уйга чумган ир-атка төште. Нәрсә турында уйлый икән ул? Офыкта балкыган кояшны күзлиме, зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга сокланамы? Әллә тыныч, рәхәт тормышта яшәвенә Аллыһы Тәгаләгә рәхмәт укыймы? Әллә үткән гомерен исенә төшерәме? Ул бит сугышны кичергән, шул мәшхәрне үз күзләре белән күргән... Сугышта күргәннәре, снарядлар-бомбалар шартлавы, кан исе, исәпсез-хисапсыз кеше мәетләре... болар барысы да бүгенгедәй күз алдында торадыр, мөгаен. Шул чакта минем аның янына барып, иңнәренә кулымны куясым, аркасыннан сөясем килеп китте. Әфганстанның комлы чүлләре, шәрә таш кыялары, һәр таш ут сибәргә торган дошман - болар берсе дә онытылмыйдыр шул. Җан, кул-башлар яраланса да, исән, иң мөһиме - ул исән!
...Әфган җыры яңгырый: «Кичер, әнкәй, кичер, кайта алмадым! Чит ил туфрагында ятып калдым...» Исән-сау улы урынына газиз баласының мәете генә кайткан аналарның бу җыр бәгырьләрен актаргандыр. Яулыгы астыннан чал чәчләре чыгып торган апа яшьләнгән күзләрен башта уч төпләре белән сөртте, аннары пәлтә кесәсеннән кулъяулыгын капшап алды. Бертуктаусыз аккан яшьләрен туктатырга тырышты ул. Газиз баласының беренче адымнары, беренче «әннә» дип әйтүләре, үсмер чаклары, армия сафларына озатулары исенә төшкәндер. Йөрәге ни дәрәҗәдә әрнегәндер, үзенә генә билгеле. Әлеге күренеш күңелләрне кузгатты, йөрәкләргә үтеп керде.
Видеосюжетлар әфган сугышы турында барлык сүзләрдән дә яхшырак сөйли, фотосурәтләрдән хезмәт итү чорында төшереп алынган таныш йөзләр карый. Әле мыек та чыгарга өлгермәгән егетләр! Шуларга солдат формасы кигертеп, Ватан куйган бурычны үтәргә дип, тау-ташлы Әфган иленә озатылган алар. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килә торган күпме егетләрне юк итте ул мәгънәсез сугыш. Ил бурычын үтәгәндә һәлак булган бөркеттәй кыю, асыл егетләр... Бу авыр вакыйгалардан соң инде шактый вакыт үтсә дә, алар турында сөйләгәннәрне тыныч кына тыңлап булмый, күзләр үзеннән-үзе яшьләнә.
Әфган - йөрәк ярасы
Вакыт узган саен еллар кочагына уелып калган «Әфган» сүзе әле һаман аналарның җаннарын тетрәндерә, таш-кыялар арасында башын салган газиз уллары хакындагы авыр хатирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең йөрәк яраларын кузгата...
Совет гаскәрләрен хәрби хәрәкәтләр территориясеннән чыгаруга 27 ел узды. Шуңа карамастан Әфган, элеккечә күңел ярасы булып кала. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихыбыздагы үзенчәлекле сәхифәбезне онытырга хакыбыз юк! Бүген, бу истәлекле көндә, гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. Сугыштан исән-сау кайткан, Әфган җирендә якты җиһан белән хушлашкан солдатлар мәңге йөрәктә!
Онытылмый, онытыла торган түгел
Митингка килүчеләрне район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев сәламләде. Ул авыр сынауларда батырлык үрнәкләре күрсәткән безнең сугышчыларны хөрмәтләп искә алырга килгән кешеләрнең барысына да рәхмәтен җиткерде.
- Бүген без бирегә батырлык - Ватанга тугрылык үрнәге күрсәткән райондаш ир-егетләребез алдына баш ияргә, олы рәхмәтләребезне белдерергә җыелдык. Аларның хәрби бурычка тугрылыгы, каһарманлыгы яшь буын өчен бик матур өлге. Ел да Әфганчылар көне уңаеннан үткәрелгән очрашу-сөйләшүләр, мәдәни чаралар бердәмлекне тагын да ныгытсын, уртак максатлар тормышка ашсын, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын, - диде ул.
Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 27 ел тулу уңаеннан үткәрелгән митингта катнашучыларны район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов та тәбрикләде. Әфган сугышы кырында булган якташларыбызга хәрби хезмәтләрен төгәл үтәгәннәре, батыр һәм намуслы булган өчен олы рәхмәтләр белдерелде.
Һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салганнан соң сугышчан хәрәкәт ветераннарын «Гиндукуш» хәрби дан музеена чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев