16 июнь 2026 яңалыклары
-
Чаллыдагы логистика үзәгендә хатын-кыз һәлак булган
Чаллыдагы логистика үзәкләренең берсендә склад хезмәткәре фаҗигале төстә һәлак булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 63 яшьлек хатын-кыз стеллаж белән штабелер арасында кысылып калган. Әлеге хәл буенча шәһәр прокуратурасы тикшерү башлады.
-
Татарстан предприятиеләрендә сугыш вакытында эшләү кагыйдәләре кертелергә мөмкин
Татарстанда сугыш вакыты шартларында предприятиеләрнең ничек эшләячәге турында яңа кагыйдәләр әзерләнә. Документ хәзер коррупциягә каршы тикшерү үтә һәм төп максат — җитештерүне саклап калу, шул ук вакытта хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү.
-
Тыл ветераны Нәзилә Могыйнова гөлбакчасында кунакта булдылар
Тукай районында «Йортларга – китап нуры!» исемле күркәм һәм изге акция кысаларында хөрмәтле тыл ветераны Нәзилә апа Могыйнованың өенә барып, аны яңа китаплар һәм журналлар белән сөендерделәр.
-
Татарстанда газ хезмәткәрләрен кертмәүчеләргә 1,1 млн сум штраф салынган
Татарстанда газ хезмәте белгечләрен фатирларга кертүдән баш тарткан өчен гражданнарга штрафлар салынган.
-
Исәнгул зиратында нәсел тарихын барладык
«Шушы көннәрдә без оныкларым белән бергә гаиләбез өчен бик изге һәм мөһим урынга — Исәнгул авылы зиратына бардык. Анда безнең дәү әбиләребез һәм бабаларыбыз җирләнгән. Безнең артта калган тарих никадәр тирән булса, оныкларым да бу нәсел җебендә шул кадәр ерак — алтынчы буын булып торалар», — дип хәбәр итә Сәет авылыннан Айсылу Габдрахманова.
-
Татарстанда физика һәм химия укытучыларына 345 мең сумга кадәр премия биреләчәк
Татарстанда физика һәм химия фәннәрен укытучы педагогларга ярдәм итүнең яңа программасы эшли башлады. Укучылары югары нәтиҗәләр күрсәткән, олимпиадаларда катнашкан һәм профильле чаралар үткәргән укытучылар 230 меңнән 345 мең сумга кадәр акчалата премия алырга мөмкин. Конкурсны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрәчәк.
-
Бүген республикада 28 градуска кадәр эссе булачак
Бүген, сишәмбе көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә синоптиклар.