16 февраль 2026 яңалыклары
-
Чаллының 400 еллыгы 22 августта билгеләп үтеләчәк
Чаллының 400 еллыгына багышланган төп юбилей чаралары 22 августка планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәһәр Советы утырышында хәбәр итте, дип яза Татар-Информ. Тантаналар Чаллы шәһәрен һәм Кама буенда сәнәгать үзәген төзүчеләргә багышланачак.
-
Йокы вакытында вафат булган: Тукай районында 39 яшьлек күпбалалы ана гомере өзелгән
Тукай районының Кече Шилнә авылында фаҗига — 39 яшьлек хатын-кыз йокы вакытында кинәт вафат булган, гаиләдә өч балигъ булмаган бала ятим калган.
-
Калмашта исерек хәлдә машина йөртүче хатын-кыз тоткарланды
14 февральдә Тукаевский районы Калмаш авылында ГИБДД хезмәткәрләре «Киа Сиид» автомобилен туктатып, йөртүченең исерек булуын ачыкладылар.
-
Казанда Рафис Корбанның «Соңгы сабантуй» китабы тәкъдим ителде
Казанның «Ногай» кунакханәсендә билгеле язучы Рафис Корбанның яңа китабы – «Соңгы сабантуй» тәкъдим ителде. Басмада авторның «Ватан» романы, «Каргыш» повесте һәм шул исемдәге хикәясе урын алган.
-
Татарстанда шәхси клиникаларда ОМС буенча бушлай медицина ярдәме алу тәртибе
Шәхси клиникада бушлай дәвалану — бу чынбарлык: юрист Александр Хаминский ОМС полисы буенча түләүсез медицина ярдәме алу юлларын аңлатты. 2010 елдан бирле гамәлдә булган закон нигезендә, махсус реестрга кергән шәхси үзәкләр пациентларны кабул итәргә бурычлы, ә Татарстанда бу юнәлеш «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты кысаларында тагын да активрак үсеш ала.
-
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда хезмәт казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче ун кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана шәһәр советының йомгаклау сессиясендә узды.
-
Грант ал һәм идеяңне тормышка ашыр!
Гаризалар 2026 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурс мәдәни-гуманитар һәм мәгълүмати-технологик проектларны хуплап, Россия белән ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән.
-
Татарстанда көчле буран һәм бозлавык көтелә
Синоптиклар фаразлавынча, 16 һәм 17 февральдә республикада һава шартлары кискен начараячак: кар, җепшек кар, буран һәм көчле җил сәбәпле юлларда бозлавык һәм күз күременең нык кимүе ихтимал.
-
Хәерле иртә!
Яз җитәргә 12 көн калды...