15 апрель 2016 яңалыклары
-
Ике хуҗалык туңга сөрелгән җирләрне тырмалый башлады
Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру, тырмалау, чәчүлек орлыкны инкрустацияләү дәвам итә. Шуңа өстәп, «Чаллы яшелчәсе» һәм «Кама» агрофирмасы туңга сөрелгән җирләрне тырмаларга керештеләр.
-
«Мин Гагарин, син татарин – без адашлар», – ди торган булган беренче космонавт якташыбыз Хәмәтгариф Сәйфиев турында
12 март көнне Теләнче Тамак авыл җирлеге өчен истә калырдай әһәмиятле вакыйга булды: 1962-1965 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткәндә беренче космонавт Юрий Гагаринның шәхси шоферы булган Хәмәтгариф Хәмәтнәҗип улы Сәйфиев истәлегенә ул яшәгән йорт диварына мәгълүмати такта беркетелде.
-
Өмәләр башланды. Кнәз мәктәбе укучылары җиң сызганып эшкә кереште
1 апрельдән санитар чистарту буенча икеайлык старт алды. Быел барлык авыл җирлекләрендә өмә 16 апрельдә узачак. Кнәз урта мәктәбе укучылары, шимбә көнен көтмичә, мәктәп территориясен тәртипкә китерергә хәзердән үк тотынганнар.
-
Калмияда мәктәп укучылары өмәдә катнашкан
14 апрель конне Калмия мәдәният каршындагы Җиңү паркында укучылар көче белән өмә үтте. Балалар үз теләкләре белән тырмалар, башка эш кораллары тотып өмәгә җыелдылар. Бик сөенешеп эшләделәр, зур эш башкардылар. Балаларга соңыннан сюрприз була дип хәбәр салган идек. Сюрприз - учакта пешкән бәрәңге һәм тәм-томнар белән чәй иде. Саф һавада...
-
Фотокүргәзмәгә һәм якташлар очрашуына рәхим итегез
19 апрель 17 сәгать 30 минутта «Энергетик» мәдәният сараенда «Объективта Чаллы тарихы - 2» дип аталган фотокүргәзмә ачу һәм тематик концерт оештырыла. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. Керү ирекле. 6+ 21 апрель 18 сәгатьтә «Энергетик»та Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара якташлары очраша. Чара Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. Белешмәләр...
-
Коллекторлар эшчәнлеге катгый контрольгә алына
Дәүләт Думасы депутатлары коллекторлар эшчәнлегенә кагылышлы закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр. «Бурычларны кире кайтару буенча эшчәнлек алып барганда физик затларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау турында»гы әлеге проект колекторларның физик көч куллануын, куркытуын, янавын, кешенең сәламәтлегенә, милкенә зыян салуын, психологик басым ясауны тыя. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат...