13 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Кышкы матурлык» – 7 нче катнашучы Самира Хаматова
Кувады авылыннан Самира Хаматовага 5 яшь. Газета уздырган конкурска ул әнисе белән бергә эшләгән Яңа ел гүзәле - яшел чыршы эшләп җибәргән. Шулай ук 2018 ел символы соры этне дә Самира үзенең әнисе Лилия белән ясаган.
-
Яктылык кайтаручы фликерлар куркынычны алты мәртәбә киметә
Район юлларында ел башыннан җәяүлеләр белән бәйле 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 18 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләре дә кимеми. Фаҗигаләр, нигездә, җәяүлеләрнең үз гаепләре, үз ваемсызлыклары аркасында чыга.
-
Иштирәк авылында спектакль үтте
Иштирәк авыл җирлегендә әниләргә багышлап, райондашыбыз - язучы Рәзинә Сәетгәрәеваның «Тылсымлы төн» спектакле сәхнәләштереп күрсәтелде. Сәхнә үзенә тылсымлы йолдызлары белән тартып тора. Җитәкчеләре, режиссер Гүзәл Һадиева «Тамчы» балалар театры белән тамашачыны нәрсә белән шаккатырыр икән, дип җыелган халык зарыгып спектакль башлануын көтә. Ниһаять тылсымлы көй ишетелә, сәхнәгә геройлар чыга. Болытларга...
-
Васил Хаҗиев вәкаләтләрен туктатты, район җитәкчелегенә Фаил Камаев тәкъдим ителде
Узган атнаның җомгасында хакимияттә район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышның башында ук депутатларга Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасында кадрлар үзгәреше булуы турында игълан ителде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары итеп 2017 елның 8 декабреннән Фаил Мисбах улы Камаевның билгеләнүе һәм аның...
-
Район Советының XX утырышы үтте
11 декабрьдә Тукай муниципаль район Советының егерменче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, мәгариф, авыл хуҗалыгы, район башкарма комитеты, палата рәисләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 41е килде. Утырышны муниципаль район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров алып барды.
-
Райондашларның гомере ни сәбәпле өзелә
Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны елдан-ел күбәя бара, дип белдерде үзәк больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов район Советы утырышында. Мәсәлән, быел гомере өзелгән 382 кешенең 209ының үлеменә шундый чирләр сәбәп булган. Инфаркт һәм инсульттан үлүчеләр 42 процентка һәм 10,4 процентка кимегән. Яман шешләрдән үлүчеләр саны шактый зур кала бирә...
-
Тикшерү комитеты җитәкчесе халыкны Кече Шилнәдә кабул итә
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча районара бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков райондашларны 14 декабрь көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә Кече Шилнә авыл җирлеге бинасында сораулар буенча кабул итә. Белешмәләр әуенча телефоннар: (8552) 47-06-35, 47-06-33, 47-06-22.
-
Резедә Сафина – съездга делегат
«Бердәм Россия»нең Татарстан региональ бүлекчәсенең Казанда үткән 27нче конференциясендә Партиянең Мәскәүдә узачак 17нче съездына делегатлар сайладылар. Исемлектә безнең районнан Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы, партиянең беренчел бүлекчәсе секретаре Резедә Сафина да бар. Съезд 22-23 декабрь көннәрендә үтәчәк.
-
13 декабрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 13 декабрь көнне, Тукай районында кояш болыт артыннан бик сирәк елмаер. Көннең күп өлеше явым-төшемсез уза. Ә кичкә таба кар көтелә. Һава температурасы көндез 5 граус суыклык, төнлә -3 градус. Җил секундына 7 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә кар, көндез -3, төнлә 0 градус көтелә.