11 август 2026 яңалыклары
-
Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына бирелә торган түләү 234 мең сумга кадәр арттырылачак
Татарстанда күпбалалы гаиләләргә кагылышлы социаль ярдәм чарасына үзгәреш кертергә җыеналар. Әгәр тәкъдим хупланса, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр җир кишәрлеге урынына 234 321 сум күләмендә акча ала алачак. Хәзерге вакытта әлеге түләү 200 мең сум тәшкил итә.
-
Ике ана улларына мотоцикл һәм мопед алган өчен суд алдында җавап бирәчәк
Татарстанда ике хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эшләре судка җибәрелгән. Алар балигъ булмаган балаларны тормышлары өчен куркыныч булган гамәлләргә җәлеп итүдә гаепләнә. Республика Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, хатын-кызларның икесе дә улларына мототехника сатып алган. Шул ук вакытта алар яшүсмерләрнең транспорт белән идарә итү өчен кирәкле күнекмәләре булмавын белгән.
-
Тукай районында исерек килеш руль артына кабат утырган ир-ат суд каршына басачак
Тукай районы прокуратурасы Чаллыда яшәүче 29 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган булуына карамастан, кабат исерек килеш руль артына утыруда гаепләнә.
-
Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән зыян күргән йортта яшәүчеләрнең бер өлеше фатирларына кайтты
Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң вакытлыча пунктларга урнаштырылган кешеләр үз фатирларына кайтты, туганнары янына яки дачаларына китүчеләр дә бар. Вакытлыча урнаштыру пунктында хәзер беркем дә калмаган. Бу хакта ТАССка шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
-
Татарстанда АЗСка чиратсыз керү хокукы кемнәргә бирелә?
Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ягулык салу станцияләрендә чират көтмичә хезмәт күрсәтү хокукы бар. Бу мөмкинлектән I һәм II төркем инвалидлар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар файдалана ала. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
-
Татарстанда бүген һава +27 градуска кадәр җылыначак
11 августта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.