10 июнь 2016 яңалыклары
-
Җәяүле хатын-кызны бәрдерделәр
4 июнь көнне төнге сәгать 10да Яр Чаллы - Түбән Кама трассасының бишенче километрында «Приора» автомобиле җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Түбән Кама шәһәрендә яшәгән 32 яшьлек хатын-кыз ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, һәлакәт урынында ук җан бирә. Машина йөртүче куркынычсыз тизлекне сакламаган, җәяүле юлның яктыртылмаган урыныннан яктылык кайтаргыч элементларсыз хәрәкәт иткән. Болар...
-
Авыл җирлекләрендә Сабантуйлары үтте
Күптән түгел районның барлык авыл җирлекләрендә халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе - Сабан туе гөрләп узды. Сабантуйлары милли көрәш, җыр-биюләр, уен-көлке, күңелле очрашулары белән һәрберебезнең күңелендә әле озак вакыт сакланып калачак. Редакциябез почтасына да (yakti.ul76@gmail.com) көн саен диярлек үткән бәйрәмнәрдән искиткеч җылы хатлар, матур-матур фотолар килеп иреште. Бүген газета...
-
Терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән булып «Чаллы яшелчәсе» кереште
«Чаллы яшелчәсе» предприятиесендә терлек азыгы әзерләү буенча үткәрелгән семинарда катнашучылар хуҗалыкта азык әзерләү белән генә танышып калмадылар, көн кадагындагы башка мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар. Азыкның сыйфатының мөһимлегенә, орлыкны тиешенчә агулап чәчүгә, хуҗалыкларда мал санының торышына аерым тукталдылар.
-
Хәбәрдар булып яшик
Инде хәбәр ителгәнчә, республикада «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясе бара. «Якты юл» газетасы да бу көннәрдә үзенең укучыларын барлый: югалтмадыкмы без аларны, языла алалармы? Ни хәл итәсең, матбугатка язылу бәяләре арта бара, әмма атнасына ике тапкыр өегезгә килеп торучы, район тормышын төрле яклап җәһәт яктыртучы басмабыздан мәхрүм калмасагыз иде. Республикабызда...
-
Авыл җирлекләре Россия көнен билгеләп үтә
Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары инде башланды. Бүген Күзкәй авылында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыгы ачыла. 11 июньдә көндезге сәгать 12дә Иске Җирекледә әлеге датага багышлап велойөгереш үтә. 12 июнь көнне сәгать 10да Калмиядә мәктәп укучылары арасында футбол беренчелеге узачак. Биклән авылында сәгать 12дә бәйрәмгә багышлап зур концерт көтелә. Круглое Поленың...
-
Бәйрәмгә рәхим итегез
12 июнь 16.00 сәгатьтә ГЭС бистәсенең 7 мәхәлләсендә урнашкан «Комсомолец» паркында Россия көненә багышланган бәйрәм кичә-концерты булып узачак. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+
-
Рамазан ае дәвам итә
Изге Рамазан килгәндә, Сөекле Пәйгамбәребез (гәләйһиссәләм) кешеләрне шатландырып болай әйтә торган булган: "Килде сезгә Рамазан, ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Бу айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләр янында искә ала. Бәхетсез шулдыр,...