Терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән булып «Чаллы яшелчәсе» кереште
«Чаллы яшелчәсе» предприятиесендә терлек азыгы әзерләү буенча үткәрелгән семинарда катнашучылар хуҗалыкта азык әзерләү белән генә танышып калмадылар, көн кадагындагы башка мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар. Азыкның сыйфатының мөһимлегенә, орлыкны тиешенчә агулап чәчүгә, хуҗалыкларда мал санының торышына аерым тукталдылар.
Барлык фермалар бәйләмнәрдәге сусыл үлән белән тулы
Терлекчелек комплексында узган чарада район җитәкчесе Васил Хаҗиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар, гомумән, терлек азыгы әзерләүгә җаваплы белгечләр чакырылган иде. Бүген районда барысы өч хуҗалык - «Чаллы яшелчәсе», «Гигант» һәм «Ярыш» малларга яшел азык әзерләргә кереште. Барысы 150 тонна печән, 30 тонна бәйләнгән сусыл үлән әзерләнде. Һава торышы белән бәйле рәвештә, бүген басуларда эш бераз туктап тора. Ләкин базларга биоконсервантлар кулланып сенаж салу дәвам итә.
Терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән булып «Чаллы яшелчәсе» кереште. Семинарга килүчеләрне беренче итеп җәмгыятьнең директоры Ришат Хатыйпов үз хуҗалыкларында әлеге эшнең торышы белән таныштырды. Бу хуҗалыкта барлыгы 1600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның 600е савым сыерлар. Район буенча әзерләнгән печәннең 110 тоннасы шушы хуҗалыкныкы, ул пресслап куелган, бәйләнгән сусыл үләннең барысы да биредә. Сишәмбегә 164 гектарда күпьеллык үләннәр урылган инде.
Саннар белән танышканнан соң семинарда катнашучылар терлекчелек комплексының фермаларына юнәлде. Биналар агартылган, юылган, малларны лагерьдан кайтарырга тулысынча әзер. Сигез корпусның барысы да бәйләнгән сусыл үләннәр белән тутырылган. Мондый азык бер бозауга көненә бер бәйләм исәбеннән әзерләнгән. Үлән җыюга пенсионерлар, хуҗалык белгечләре җәлеп ителгән. Биредә дистәләп төр үлән - кузгалак, сукыр кычыткан, әрем һәм башкалар. Кычыткан әзерләргә, мәсәлән, «Чаллы яшелчәсе»ндә 5 майда ук керешкәннәр. Хуҗалыкның баш ветеринар табибы Фердинад Якупов һәрберсенең мал организмына нинди файдасы бар икәнен җентекләп аңлатып чыкты. Бәйләмле сусыл үләннәр әзерләү белән хуҗалыкта соңгы елларда инде традициягә кергән.
«Төп табышыбыз яшелчәчелектән һәм терлекчелек продукциясеннән. Узган ел сатудан кергән акча 129 млн сумны тәшкил итте, быел 135 млн сумга җитәргә план куйдык. Шуңа күрә дә терлек азыгының сыйфатлы булуы бик мөһим», - дип аңлатып үтте предприятиенең директоры Ришат Хатыйпов.
Район җитәкчелеге бу хуҗалыкта эшнең торышына югары бәя бирде, башкаларга да мондый эш системасын кертергә кирәклеген билгеләп үтте.
Мал башын киметүгә юл куйган хуҗалыклар каты тәнкыйтькә алынды
Терлек азыгы әзерләү белән бергә район башлыгы Васил Хаҗиев мал башын саклау һәм бозаулар алу мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. Мал башын киметүгә юл куйган хуҗалыкларны аерым тәнкыйтькә алды. Андыйларга «Камский», «Биклән» җитештерү кооперативлары, «Азык-төлек корпорациясе», «Алмаз» предприятиесе керә. Малны бетерү җиңел, ләкин үз санына кайтаруга бик күп вакыт һәм көч кирәк, кайбер очракта ул мөмкин дә түгел, диелде семинарда. Шуңа күрә бу мәсьәләнең катгый контрольгә алыначагы белдерелде.
Шулай ук хуҗалыкларда ассиминаторларның эш сыйфатын күтәрү мөһим. Районда биш айга сыерларны бозаулату 87 процентны гына тәшкил итә. Бу шушы чорда 217 бозау алынмый калган дигән сүз.
Көн кадагындагы тагын бер сорау - бүген ындыр табагын тәртипкә китерү, мөдирләр билгеләү, комбайннарны тулы әзерлектә тоту мөһим. Һава торышы сынатмаса, июнь ахырларына көзге культураларны уру башланырга мөмкин, диелде семинарда. Шулай ук силос траншеялары төзү, ремонтлау мәсьәләре күтәрелде. Программада катнашырга теләк белдергәнсез икән, бу эшне сузмаска чакырдылар.
Орлык агулау буенча белгечләрдән киңәшләр
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Галимҗан Шәйморатов хуҗалык җитәкчеләренә һәм агрономнарга орлыкны чәчәр алдыннан аның мәҗбүри рәвештә химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртелергә тиешлеген тагын бер мәртәбә искәртеп үтте. Чөнки уңышның нигезе нәкъ менә сыйфатлы орлыкта. «Россельхозцентр билгеләгән анализ буенча һәр хуҗалыкка орлыкның сыйфаты турында таныклык бирелә. Шуңа карап агулау препараты сайлана. Орлыкның төрле авырулардан зыян алу дәрәҗәсе 10 процентка кадәр булганда бер компонентлы препарат, 10нан 30 процентка кадәр - ике компонентлы, 30 проценттан югары булганда өч компонетлы препарат сайлана. Беренче шытымнар барлыкка килүгә үк аларда борча күренә башлый. Бу бөҗәк уңышның 30-50 процентын юкка чыгарырга сәләтле. Аннан саклану өчен химиклар «Конрад, КС» дигән агулау препараты уйлап таптылар. Ул иген тишелгәннән соң кырык көн дәвамында аны зыянланудан саклый. Бу яңалык быел «Ирек», «Чаллы яшелчәсе», «Гигант», Сәйдәшев исемендәге орлыкчылык хуҗалыкларында файлаланыла башлады. Үсемлекләрне тамырлардан һәм яфрактан тукландыру өчен «Нагро» препаратын куллану киңәш ителә. Аның «Биоэнергетик» төре тамыр системасының авырлыгын арттыра, бу культурага үсәргә көч бирә. Универсаль дип аталган төре үсемлекнең җир өстендәге авырлыгын арттыра, клейковинаны яхшырта», - дип аңлатты ул белгечләргә.
Инде күп еллар орлыкчылык белән шөгыльләнүче «Ирек» хуҗалыгы белгече Фәрит Хөсәенов үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. «Арпа һәм бодайны агулаганда без 1 тоннага 0,5 литр исәбеннән «Грандсил Ультра» препараты, 50 грамм «БиоСил» көчәйткече, 1 литр «Нагро» препараты, 0,5 литр «Гумат+7» дип аталган сыек микроашлама, 400 грамм «Конрад, КС» куштык. Соңгысы орлыкның иммунитетын яхшырта, тишелешен арттыра, үсәргә ярдәм итә. Чәчкәндә арпага 1 гектарга 160-180 килограмм исәбеннән, бодайга 180-200 килограммнан катлаулы ашлама керттек. Тамырдан тукландыру исә 1 гектарга 135-140 килограмм ашлама исәбеннән башкарылды», - дип аңлатты белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев