6 апрель 2016 яңалыклары
-
Тукайлылар волейболда көч сыный
Үткән шимбә Теләнче Тамак авыл җирлегендә ирләр жыелма командалары арасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык район чемпионаты булып узды. Әлеге ярышта Тукайдан кала, Сарман, Актаныш, Азнакай районнарыннан 50гә якын спортчы катнашты. Район данын яклап Биклән, Теләнче Тамак, Бәтке авылларының җыелма командалары көч сынашты.
-
Тукай районы мәктәп укучылары Туфан Миңнуллин исемендәге конференциядә җиңү яулады
30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясенең "Журналистика. "Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясе буенча иҗади секцияләр узды. Конференциягә барлыгы 830 эш кабул ителгән. Әлеге чараның сайлап алу өлешендә 110 укучы катнашкан булса, 2 турга аларның 34е генә чакырылган иде. Дәүләт Советына килгән һәр укучы да Туфан...
-
Апрельдән социаль түләүләр арта
Апрель аеннан социаль пенсияләр һәм һәм дәүләттән бирелә торган айлык социаль түләүләр күләме 4 процентка арта. Индексация барысы 860 тукайлыга кагылачак, аларның 815е социаль пенсияләр алучылар. Күтәрелгәннән соң социаль пенсиянең уртача күләме 8019 сум булачак. Инвалид балаларга түләнә торган социаль пенсия исә уртача 11903 сумны тәшкил итәчәк. Сугышта яраланган инвалидларның...
-
Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар кош бәясенең яртысын кайтара алалар
Районның фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыкларын, авыл хуҗалыгы кооперативларын һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны дәүләт ярдәменнән, ягъни төрле субсидияләрдән файдаланырга чакыра.
-
Яшьләр район җитәкчелеге белән очрашты
2 апрельдә район хакимиятенең утырышлар залында авылда эшләп-яшәүче актив яшьләрне барлау, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклап, бергә хәл итү юлларын эзләү максатыннан «Авыл яшьләре» дигән темага семинар булды. Аның эшендә районның төрле авыл җирлекләреннән актив һәм булдыклы 60тан артык яшь кеше катнашты.
-
Грипп йоктыручылар әле дә бар
Бер атна эчендә районда 71 кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Гриппның каты формасы белән Круглое Поле поселогыннан 1 бала чирләгән. Кискен эчәк инфекциясе авыруы белән чирләп китүчеләр саны - 5. Скарлатина авыруы белән бер бала чирләгән. Эт тешләвенннән Бәтке авылында яшәүче бер кеше зыян күргән, аңа вакытында антирабик ярдәм...
-
Кеше хокуклары буенча районда вәкаләтле вәкил эшли башлады
ТР Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты җәмәгать ярдәмчеләре билгеләү турында приказ чыгарды. Тукай районында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил итеп үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гүзәл Шакирова билгеләнде. Гражданнарны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләрне карау өчен аның шәхси кабул итү вакыты булдырылды. Кабул итү һәр атнаның сишәмбесендә район хакимияте...
-
Кырык егетне армиягә озату планлаштырыла
1 апрельдән республикада язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Безнең районнан исә яз көне армиягә 40 егет китәргә тиеш. Беренче озату май бәйрәмнәре үткәч булыр дип планлаштырыла.