Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яшьләр район җитәкчелеге белән очрашты

2 апрельдә район хакимиятенең утырышлар залында авылда эшләп-яшәүче актив яшьләрне барлау, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклап, бергә хәл итү юлларын эзләү максатыннан «Авыл яшьләре» дигән темага семинар булды. Аның эшендә районның төрле авыл җирлекләреннән актив һәм булдыклы 60тан артык яшь кеше катнашты.

Чараны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев башлап җибәрде. Ул бирегә җыелган яшьләргә мөрәҗәгать итеп, әлеге слет ачыктан-ачык сөйләшү формасында үтүен теләде.

Район башлыгы Васил Хаҗиевның да егетләргә-кызларга әйтер сүзе, уртаклашыр фикерләре шактый иде. Авыл яшьләре белән җанлы аралашу кысаларында, Васил Хаҗиев һөнәр сайлау, гомумән, тормышта үз урыныңны табу турында җитди сөйләшү алып барды. Шулай ук авыл яшьләренең тормыш-көнкүреше, алып барган яшәү рәвеше белән, тулаем алганда, канәгать икәнлеген белдерде.

Ахырдан сүз район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтовага бирелде. Ул яшьләр арасында көнүзәк проблема булып торган - торак мәсьәләсен күтәрде. Социаль ипотека буенча торак алуга чиратка кую тәртибен аңлатты, кемнәрнең социаль ипотека буенча торак алырга хокукы булуы турында сөйләде.

Яшьләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипованы зур кызыксыну белән тыңлады. Ул авыл җирендә эшчәнлекне үстерү зарурлыгы, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм итү һәм кече хуҗалыкларны үстерү юллары турында сүз алып барды. Авылда эшләп килүче кече ярдәмчел хуҗалыкларга булыша торган программалар турында сөйләде.

Семинарга чакырылган кунаклар - Людмила Ларкина (крестьян-фермер хужалык житәкчесе), Антон Комлев (Ильбухтино авылында пластик тәрәзәләр җитештерү белән шөгыльләнә), ике яшь эшмәкәр Рөстәм Хәйдәров (Биклән) һәм Азат Йосыповларның («Татарстан» совхозы поселогы) чыгышлары яшьләр өчен кызыклы һәм файдалы булды. Тәҗрибә тупларга өлгергән эшмәкәрләр иң кирәкле мәсьәләләр - үз эшен булдырырга теләүче кеше өчен башлангыч капитал туплау, дәүләт ярдәме, әзер продукцияне кайда сату, банклар тәкъдим иткән ярдәм программаларыннан файдалану кебек мәсьәләләргә тукталдылар. Шулай ук эшмәкәрлекнең мәшәкатьле яклары, проблемалары турында сөйләделәр. «Теләге булган кеше эшләячәк. Иң мөһиме - эшкә курыкмыйча, җиң сызганып алынырга, өскә акча «явар» дип көтмәскә, булганы белән эшкә керешергә кирәк. Үз эшемне ачтым да баедым дип фикерләү дөрес түгел, эшмәкәрлеккә төптән уйлап тотынырга», - дигән фикерне әйттеләр алар үз чыгышларында. Яшьләр исә һәр чыгыштан соң, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм нигезле җаваплар алдылар.

Слетта катнашучы яшьләр үз алларына яңа максат-бурычлар куеп, яңа өметләр белән таралыштылар.

Биредә катнашучылар күңелендә үзара бердәмлек тойгысы, районыбыз белән горурлану, район киләчәге өчен җаваплылык хисләре уянмый калмагандыр.

Билгеле, җәмгыятьтә яшьләр гомер-гомергә игътибар үзәгендә. Аларга карап яшәешнең асылын, җәмгыятьтә әхлаклылык дәрәҗәсен билгеләгәннәр, аларның алдынгы карашына, яңалыкка, алгарышка омтылышына иярергә тырышканнар. Бу бүген дә шулай, яшьләр - җәмгыятебездә зур көч, алардан өлкән буын күп нәрсәләр көтә һәм күп нәрсә аларның тәвәккәллегеннән, тырышлыгыннан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев