1 июнь 2026 яңалыклары
-
Тукай районында яшүсмерне алдап, йорттан 4 млн сумлык әйбер урлаганнар
Май азагында Тукай районының бер авылында шәхси йортта урлау булган. Билгесез кеше көндез өйгә кереп, сейфны ватып ачкан һәм якынча 80 мең сум акча, шулай ук кыйммәтле ике швейцар сәгатен алып чыккан. Гомуми зыян 4 миллион сумнан арткан.
-
1 сентябрьдән гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә өстәмә ял биреләчәк
1 сентябрьдән Россиядә гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән гражданнарга өстәмә түләүле ял көне яки 5 көнгә кадәр түләүсез отпуск бирү тәртибе кертелә.
-
Июнь аенда Россиядә кайбер пенсионерларның акчалары артачак
2026 елның июнендә Россиядә бер төркем пенсионерларның түләүләре артачак. Өстәмә акчаларны 80 яшьтән өлкәннәр, I төркем инвалидлар, ярдәмгә мохтаҗларны тәрбияләүче, шулай ук авыл җирендә яшәүче пенсионерлар алачак.
-
«Тормыш дулкыннары» — язмышлар турында яңа сәхифә
Дөньяга тугач та, һәр әти-әни ак биләүгә төреп, баласына бары тик бәхет кенә тели. Сабыеның язмышы якты, гомере тыныч, юлы уң булсын дип изге теләкләрен юллый. Әмма тормыш һәркемгә үз сынауларын әзерләп куя.
-
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ бирә
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары химия, әдәбият һәм тарих фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра.
-
Татарстанлыларны июньдә өч көнлек ял көтә
Россия көне уңаеннан Татарстан халкы 12–14 июнь көннәрендә ял итәчәк, ә 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
-
Татарстанда бүген һава +22 градуска кадәр җылыначак
Хәсән Туфан әйткәнчә, «Тагын бер яз саубуллашып китте...» Язны озатып, табигать җәйгә аяк басты. Бүген, 1 июнь, календарь буенча җәйнең беренче көне. Республика халкын нинди һава торышы көтә? Синоптиклар фаразына күз салыйк.