1 март 2022 яңалыклары
-
Беренче урын мәләкәслеләрдә
Яр Чаллы Дәүләт педагогия университетында «Путь к успеху» россиякүләм конкурсының регионара этабы узды. Анда Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш, Сарман, Әгерҗе һәм башка район мәктәпләре белән бергә Тукай районыннан да 11 мәктәп укучылары – барысы 88 бала катнашты.
-
«Тоннель» нәтиҗәләре
Район ЮХИДИ инспекторларының 15 февраль көннәрендә үткәрелгән «Тоннель» рейдында автотранспортта куркынычсызлык каешын такмыйча баруның дүрт очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучылар КоАПның 12.6 статьясы буенча 1000әр сум штрафка тартылды.
-
Үзара салымыңны түлә һәм тыныч йокла
Районда үзара салым түләү чоры бара. Ул 20 мартка кадәр дәвам итә. Район хакимиятендә бу җәһәттән авыл җирлекләре башлыклары белән җитди сөйләшү булды. Үзара салым – ул авылларда төзекләндерелгән юллар, яңартылган зират коймалары, урамнардагы яки җәмәгать урыннарындагы уңайлыклар һәм башкалар.
-
Ковид беркая да китмәде
Коронавирус таралу әкренәйде, әмма ул беркая да китмәде, дип белдерде район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов. Бүгенге көндә үзәк дәваханәдә 66 кеше ковид белән авырып ята, 33 авыру кислородка тоташтырылган, ике пациент реанимациядә, 310 райондашыбыз ковидтан соң күзәтү астында.
-
Мәдәни тормыш
Тиздән язның беренче бәйрәме – халыкара хатын-кызлар көне җитә. Күркәм бәйрәмне каршылап, районда гүзәл затларны инде тәбрикли башладылар. Төрле өлкәләрдә хезмәт куючы 60 туташ һәм ханым шушы көннәрдә Галиаскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының «Сәфәр» спектаклен тамаша кылдылар. Аларга Чаллыдагы гастрольләргә билтлар бүләк ителде. Бу бүләкне район хакимияте ясады. «Спектакль безгә бик ошады, рәхәтләнеп ял иттек», – дип барлык хатын-кызлар исеменнән рәхмәтен белдерде Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова эшлекле киңәшмә барышында.
-
Хезмәттәшебез җиңүче
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «ТАТМЕДИА» АҖ «Туган илем белән горурланам!» дип аталган иҗади бәйге игълан иткән иде.
-
Әйбәт яшибез
24-25 февральдә «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә «ТатАгроЭкспо» IV Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәнең коллегия утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2021 елда агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре буенча доклад ясады. Анда ул Тукай районының гомуми рейтингта беренче урында (2020 елда икенче урын) булуын билгеләп үтте.
-
Ташуга каршы чараны алдан күрергә кирәк
Көннәр җылыту белән язгы ташу темасы көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелеп бара. Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин да әлеге тема буенча чыгыш ясады.
-
«СалаваTik»лар тыпырдап биергә чакыра!
YouTube та «СалаваTik»ларның өр-яңа җырлары чыкты.