Алтын туйларын билгеләп үтүче Храмовлар: «Һәр мизгелдән тәм һәм ямь табып яшәгез»
8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәмдә һәрвакыт үрнәк алырлык, сокланырлык парларны барлыйлар. Безнең тормышта ир белән хатынны, балаларны гадәттән тыш тирән бер көч — уртак иман, дога һәм рухи кануннарга омтылыш берләштергән гаиләләр була. Христианлык принципларына нигезләнгән үрнәк рухани гаиләсе әйләнә-тирәдәгеләр өчен һәрвакыт илһам һәм өмет чыганагы, чын мәхәббәтнең тере үрнәге булып тора.

Мәләкәс авылында яшәүче Николай Александрович һәм Газимә Шәйхетдин кызы Храмовлар нәкъ менә шундый парларның берсе. Быел аларның бергә гомер итүләренә төгәл 50 ел тула. Алар гаиләләренең ярты гасырлык алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Ике хезмәт, ике алтын канат
Николай белән Газимә яшьли үк танышалар. Николай Борды авылында туып-үсә, ә Газимә әти-әнисе белән Тукай районына ерак Башкортстаннан күченеп килә. Егет белән кыз бер-берсен өзелеп яраталар һәм Николайга 18 яшь тулуга ук гаилә коралар.
Николай Александрович бөтен гомерен туган Тукай районына багышлый: төзелеш өлкәсендә дә, райпо сәүдә системасында да намус белән хезмәт итә. Шул ук вакытта аның тормышында иҗат гел янәшә бара. Матур тавышлы җырчы, ул «Энергетик» мәдәният сараеның татар хоры солисты була. Аның таланты югары дәрәҗәдә бәяләнә: Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты, «Россия тавышлары» һәм «Татарстан тавышлары» конкурсларында призлы урыннар яулый. Николай Храмов үзенең «Күңелемә язлар кайты» дигән соло альбомын чыгара һәм «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Газимә Шәйхетдин кызының да хезмәт юлы мактауга лаек — ул Круглое Поле тимер юлы участогында һәм элемтә бүлегендә оператор булып эшли. Алай да, тормыштагы иң төп һәм иң изге һөнәре дип ул балалар үстерүне саный. Олы, ишле һәм тату гаилә кору — ир белән хатынның уртак хыялы була. Шул нәни хыял канат җәя: алар дүрт гүзәл кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар.
Гыйбадәтханәгә алып килгән сукмак
«Бәхетебез чиксез иде, ә тормыш сукмагыбыз безне Ходайга алып килде!» — дип аңлата уртак язмышларын Николай Александрович.
Бергә яши башлауларына 25 ел тулгач, гаилә башлыгы хатынына венчание узып, никахны чиркәүдә ныгытырга тәкъдим итә. Христиан динен чын күңелдән кабул итеп, Газимә бу җаваплы адымга бара. Изге алтарь каршында алар никахларын мәңгелеккә беркетәләр.
Бүгенге көндә Николай Александрович — Казан епархиясе Тукай районы Мәләкәс авылының Вознесение Господне чиркәве рухание (иерей Николай Храмов). Ә аның янәшәсендә, рухани хезмәтенең бөтен авырлыкларын һәм шатлыкларын уртаклашып, һәрвакыт тугрылыклы матушка Галина — аның сөекле Газимәсе тора.

Югары бүләк
Борды авылында гөрләп узган «Күрше фест» район бәйрәмендә Храмовлар гаиләсенә якташларының алкышлары астында тантаналы рәвештә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дигән иҗтимагый медаль тапшырылуы бик дулкынландыргыч һәм кадерле булды. Ярты гасыр буе, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә бүлешеп, кулга-кул тотышып яшәү — зур хөрмәткә лаек эш.
Бәйрәм алдыннан без Николай атакай һәм матушка Галина белән сөйләшеп, аларның хатирәләрен яңарттык, күпьеллык бәхетле тормыш серләрен барладык.
Николай Александрович:
— Безнең туй көнне һава торышы бик матур, кояшлы иде. Бу онытылмас вакыйга 1976 елның 21 августында булды, без Биклән авылында язылыштык. Ул чакта төзелеш бригадасында Татарстан якларына Башкортстаннан килгән кызлар эшли иде. Газимә дә шулар арасында иде. Мин үзем бик шук, чая малай булдым. Күрдем дә бу гүзәл кызны, шул ук мизгелдә: «Үземнеке итәм!» — дип күңелемә беркеттем.
Миннән өч яшькә зуррак абыем шул кызлар яшәгән тулай торактагы бер бүлмәгә йөри иде. Бергә йөри башладык. Абый миңа башта һич ышанмый: «Син һаман Надя янына йөрисеңме әллә?» — ди. Мин әйтәм: «Юк, Надя түгел, мин Газимә янына барам!». Абый көлде генә: «Борылып та карамый ул сиңа, хыялланма», — дип үчекләп куйды. Мин туктамадым: бер көн бардым, ике көн бардым... Бер атна узгач, ниһаять, ул да миңа карый башлады. Шулай итеп танышып, кавышып киттек. Күз ачып йомганчы бергә яшәвебезгә 50 ел да булган.

— Николай Александрович, сезнең тормышыгызда дини хезмәт кенә түгел, милли көйләребезгә, музыкага булган мәхәббәт тә аерым урын алып тора бит...
Николай Александрович:
— Әйе, мин еллар буе керәшен җыруларын авылдан авылга йөреп, халыкка таныттым, кешеләр белән бергә җырладым, аларны магнитофон тасмасына яздырып бардым. Шуннан соң шул көйләрне нотага куеп, яңа төрле аранжировкалар ясатып, кабат халыкка чыгардым. Удмуртия, Башкортстан, Татарстан буйлап бик күп йөрдек. Керәшеннәр яшәгән һәр җиргә барырга тырыштык, аларның данын, мәдәниятен күтәреп йөрдем.
Бүгенге көндә дини хезмәттә булуыма да 17 ел тулды инде. Шул гомер эчендә дүрт приход ачарга насыйп булды: Бордыда, Мәләкәстә, Чаллыда һәм Аулаш авылында.
— Газимә ханым, ирегез шундый олы хезмәтләр башкарганда, сез һәрвакыт аның төп терәге — матушкасы булгансыз. Бу юлны сез ничек күрәсез?
Газимә ханым:
— Минем бөтен гомерем ирем янында узды. Аның уң һәм сул кулы дип әйтергә була. Хәзер менә матушка булып торам. Икебез дә бер юлдан барабыз, бер максатка хезмәт итәбез.
Әлбәттә, тормыш булгач, талашкан да бар. Ансыз ничек яшисең инде? Кешегә төрлелек тә кирәк бит. Талашып та алмасаң, яшәве бик күңелсез булыр иде (көлә).
— Бүген сезгә карап сокланучы яшь парлар бик күп. Ярты гасырлык бәхет серен укучыларыбызга да ачсагыз иде...
Николай Александрович:
— Яшьләргә миннән бер киңәш: иртә белән ачуланышкан булсагыз да, кич җиткәч, һичшиксез кочакланышып йокларга ятыгыз. Үткән вакытны кире кайтарып булмый. Бер мизгелне дә ачу саклап әрәм итмәгез! Гомер дигәнең бик тиз үтә дә китә. Көннәр буе бер-береңә үпкәләп, сөйләшмичә йөрмәгез. Тынычланыгыз, кичерегез һәм һәр мизгелдән тәм, ямь табып яшәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев