җәмгыять

Татарстанда яңа фатирга акча җыю өчен 9 елдан артык кирәк

Татарстанда яңа йорттан уртача фатир сатып алу өчен, кеше бөтен хезмәт хакын җыеп барса, 9,2 ел кирәк булачак. «Мир квартир» белгечләре исәпләвенчә, республика яңа төзелештә торакның арзанлыгы буенча Россия төбәкләре арасында 68 нче урында.

Татарстанда яңа йорттагы фатирның уртача бәясе 11,55 млн сум булса, республикада уртача хезмәт хакы 104,8 мең сум тәшкил итә. Исәп-хисапта хезмәт хакының тулысынча җыелуы һәм депозит керемнәре исәпкә алынмаган. Россия буенча яңа фатирга акча туплау өчен уртача 6,3 ел кирәк. Татарстанда бу күрсәткеч өч елга диярлек күбрәк.

Идел буе төбәкләре арасында да республика күрсәткече югары: Чувашиядә — 9,3 ел, Түбән Новгород өлкәсендә — 9,5, Киров өлкәсендә — 9,7 ел. Ә Башкортстанда яңа фатирга 7,5 ел, Пермь краенда 7,2 ел акча җыю таләп ителә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев