Санкт-Петербургта сәяхәт: шәһәрнең иң матур урыннарын барладык
җәмгыять

Санкт-Петербургта сәяхәт: шәһәрнең иң матур урыннарын барладык

Петербургны өч көндә күреп бетереп буламы? Әлбәттә, юк. Әмма маршрутны дөрес төзесәң, шәһәрнең иң матур урыннарын күреп, аның үзенчәлекле атмосферасын тоярга мөмкин. Кая бардык, күпме түләдек һәм мөстәкыйль сәяхәт иткәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк — әлеге язмада шул хакта.

Петербург бай тарихы, матур архитектурасы һәм төрле музей коллекцияләре белән каршы алды.
Петербург бай тарихы, матур архитектурасы һәм төрле музей коллекцияләре белән каршы алды.

Санкт-Петербург белән танышу

Быелгы ялымда диңгез буена түгел, ә Россиянең мәдәни башкаласы булып саналган Санкт-Петербург шәһәренә юл тоттым әле мин. Дөресрәге, апамнар белән тиз арада гына хәл итеп куелды бу сәфәр. Петербургта гел яңгыр ява дигәч, рюкзакка плащларны тыгып, юлга кузгалдык.

Сәяхәтебез самолетның биш сәгатькә тоткарлануы белән башланды. Үзебез белән алган уенның менә шунда кирәге чыкты да инде. Шуның белән мавыгып, вакыт үткәне сизелмәде дә хәтта. 

Илнең Төньяк башкаласы булып саналган шәһәр бай тарихы, матур архитектурасы һәм төрле музей коллекцияләре белән каршы алды безне. Отельгә килеп урнашканда көн кичкә таба авыша башлаган иде инде. Көннәр санаулы икәнен искә алып, кичне әрәм итәсе килмәде, Петербургның төнге тормышын күрергә — Невадагы күперләрнең ачылганын күзәтергә киттек.

Невада күпер ачылу
Невада күпер ачылу.

Бу күренешне тамаша кылырга теләүчеләр бихисап күп икән. Шуңа күрә яхшы урын алырга теләсәң, яр буена алданрак бару мәслихәт. Билетларны сайттан алып, иркенләп барып җиткәндә, шактый озын чират җыелган иде. Билет димәктән, аны сайттан алу отышлырак – 1450 сумга баса, кассада шул ук билет өчен 2500 сум түләргә туры килер иде. Иртәрәк килеп, чират алучылар көймәнең өске палубасында җайлап урын алдылар, безгә исә аскы катта утырырга туры килде. Аның каравы уң якка туры килгән урыннарыбыздан гид сөйләп барган бөтен тарихи биналарны рәхәтләнеп карап, фотога төшереп бардык.

Күперләр ачылганда өске палубага мендек, ләкин Нева өсте безнеке кебек теплоходлар белән тулган иде. Шунлыктан бу күренешне бөтен матурлыгы белән күреп булмады. Төнге Невада һава җиләс, үзебез белән алган җылы киемнең кирәге чыкты. Сәяхәт ике сәгатьтән озаграк дәвам итә. Кире кайтканда без такси чакырдык. Ни гаҗәп, әллә ни кыйммәт сорамый икән алар монда — бәясе якынча 700 сумга чыкты.

Петергоф: фонтаннар илендә

Икенче көнне Петергофка юл тоттык. Анда без шәһәр транспорты белән үзебез барып карарга булдык. Электричкага нибары 65 сум түләп, кирәкле тукталышка килеп җиттек. Калган юлны автобус яки такси белән Петергофка барып җитәсең. Җәяү атласаң да ерак ара түгел.

Монда безне бөтенләй башка дөнья көтә иде. Паркка керү — 900 сум тора. Андагы матурлыкны сүз белән генә аңлатып булмый: киң аллеялар, яшеллек, фонтаннар һәм тарихи биналар бербөтен күренеш тудыра. Һавасы аеруча рәхәт.

Фонтаннар илендә.
Фонтаннар илендә.

Петергофтагы Зур сарай — Петергоф комплексындагы төп тарихи биналарның берсе. Ул 1714–1725 елларда төзелгән. Бөек Ватан сугышында сарай бөтенләй диярлек җимерелгән булган. Бүген сарай тулысынча торгызылган.

Сарайга керү өчен чиратта торучылар бик күп кебек күренсә дә, без көткәннән тизрәк кердек. Бәясе – 1000 сум. Экскурсия вакытында гид белән йөрдек, ә мәгълүматны махсус наушниклар аша тыңладык. Сарайның эчке бизәлеше һәм тарихы Петергофка сәяхәтнең иң истә калган өлешләренең берсе булды. Тарих дәреслегеннән укыган патша сарайларын, залларны, интерьерларны үз күзләрең белән күрү — шул чор мохитына алып керә торган хис тудырды.

Зур Оранжерия.
Зур Оранжерия.

Петербургны җәяү танып була

Кичләрне дә бушка уздырмадык. Биредә фотога төшү һәм шәһәр атмосферасын тою өчен урыннар бик күп. Петербургта йөргәндә шәһәрнең архитектурасы аеруча сокландыра. Зур сарайлар, тарихи биналар, күперләр, каналлар — кайсы якка гына карама, фотога әзер күренеш. Ә Петербургта булып, атаклы пышкалардан авыз итмичә китү мөмкин түгел иде. Гади генә кебек күренсә дә, кайнар һәм йомшак пышка шәһәр белән танышуның тәмле өлешенә әверелде.

Юсуповлар сәнгать әсәрләрен җыярга яраткан һәм зур шәхси коллекция туплаган.
Юсуповлар сәнгать әсәрләрен җыярга яраткан һәм зур шәхси коллекция туплаган.

Өченче көнне маршрутка Санкт-Петербургтагы иң матур тарихи биналарның берсе булган Юсупов сараен да керттек. Юсуповлар сәнгать әсәрләрен җыярга яраткан һәм зур шәхси коллекция туплаган. Монда банкет залы, картиналар галереясе, өй театры, кышкы бакча һәм башка зиннәтле бүлмәләр бар. XIX гасыр ахырында биредә электр, суүткәргеч, канализация һәм үзәкләшкән җылыту системасы кебек заманча уңайлыклар да пәйда булган. Сарай подвалында Распутинны үтерү тарихын чагылдыручы экспозиция белән танышырга мөмкин. Керү бәясе — 1300 сум.

Киләсе тукталыш - шәһәрнең тарихи үзәге булган Петропавловск крепосте. Крепость 1703 елның маенда Петр I боерыгы белән төзелә башлаган. Бу дата Санкт-Петербургка нигез салынган көн дип санала. 1500 сум түләсәң, крепостьтагы бөтен музейларны карап чыгып була. Аерым берсенә генә керергә уйласаң, 500 сум түләргә туры киләчәк. Мондый урыннарга барганда бер нәрсәгә әзер булырга кирәк: Петербургта тарихны тиз генә «карап чыгарга» мөмкин түгел. Һәр бина артында аерым вакыйга, һәр залның үз тарихы бар.

Шәһәрнең тарихи үзәге - Петропавловск крепосте.
Шәһәрнең тарихи үзәге - Петропавловск крепосте.

Җәйге бакча һәм Эрмитаж

Сәяхәтнең бер өлешен шәһәрне ашыкмыйча карап йөрүгә багышладык. Кибетләрне карадык, Җәйге бакчада булдык. Бакчага керүнең дә үз «нечкәлеге бар»: эш көннәрендә ул бушлай, ә ял көннәрендә билет бәясе 500 сум.

Өч миллионнан артык экспонат сакланган Эрмитажга керми калу мөмкин булмас иде. 500 сум түләп, кичке сеанска керергә өлгердек. Теләгән кеше аудиогид ала, аның өчен залог калдырырыга гына кирәк. Кичкә таба булганга микән, кеше артык күп түгел иде, иркенләп карап йөрдек.

Шунысын да искәртеп үтәсе килә, Петербург музейларына ташлама белән дә кереп була. Моның өчен кирәкле документны күрсәтү җитә. Мәсәлән, 7 яки 14 яшькәчә балалар, күп балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары һ.б. бу ташламалардан файдалана ала.

Өч миллионнан артык экспонат сакланган Эрмитажга керми калу мөмкин түгел.
Өч миллионнан артык экспонат сакланган Эрмитажга керми калу мөмкин түгел.​​

Өч көн эчендә Петербургны күреп бетереп булмый, әлбәттә. Шулай да шәһәрнең иң танылган урыннарына кереп, аның сулышын тоеп калырга мөмкин. Петербургка сәяхәтне алдан планлаштырганда музейлар, транспорт һәм туклану чыгымнарын аерым исәпкә алу яхшы булыр. (Кафеларда уртача чек 700 сум тирәсе).

Яңгырлы дип куркытсалар да, Петербургта узган шушы 3 көн кояшлы, җылы булды. Кайтып китәсе көнне дә тоткарланмаган булсак, Петербург яңгырын күрми китә идек. Анысын да тәрәзә аша гына күзләдек.

Петербургка барырга теләүчеләргә берничә киңәш

  • Үзегез белән өстәл уены алыгыз. Юлда тоткарлык була калса, вакытны заяга үткәрмәскә ярдәм итәр.
  • Музейларга билетларны алдан алыгыз. Кайбер очракларда сайттагы бәя кассага караганда шактый түбән.
  • Җылы кием алырга онытмагыз. Нева буенда кичләрен салкын һәм җилле булырга мөмкин.
  • Маршрутны алдан төзегез. Петербургта күрергә теләгән урыннар бик күп, ә вакыт тиз уза.  
  • Мөстәкыйль рәвештә йөрүдән курыкмагыз. Теләгән урынга электричка яки автобуслар белән дә барып була.
  • Ташламалар барлыгын онытмагыз, кирәкле документларны үзегез белән йөртегез.
Тарихны китаптан уку — бер, ә шул тарих эчендә йөрү — бөтенләй башка.
Тарихны китаптан уку — бер, ә шул тарих эчендә йөрү — бөтенләй башка.

Тарихны китаптан уку — бер, ә шул тарих эчендә йөрү — бөтенләй башка. Нева өстендә ачылган күперләр, Петергоф фонтаннары, сарайлар һәм кичке шәһәр утлары күңелдә озак сакланачак. Бәлки, Петербургның иң зур сере дә шундадыр: анда бер тапкыр барып кына шәһәрне күреп булмый — аны яңадан күрәсе килә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев