Татлы күчтәнәч
– Кара әле, кара, нәрсә таптым, – дип, Әминә уртанчы апасына эндәште. Өй эшләрен эшләргә дип өстәл артына килеп кенә утырган Ләйсән сеңлесенә борылды: – Тапкырлау таблицасын ятлыйсы бар. Нәрсә таптың? Күрсәт тизрәк! Коры гына җавап биргән апасына төпчек кыз үпкәләгәндәй итте. Зур сере белән бүлешмәкче иде бит ул.
Өй эшләрен эшләргә дип өстәл артына килеп кенә утырган Ләйсән сеңлесенә борылды: – Тапкырлау таблицасын ятлыйсы бар. Нәрсә таптың? Күрсәт тизрәк! Коры гына җавап биргән апасына төпчек кыз үпкәләгәндәй итте. Зур сере белән бүлешмәкче иде бит ул.
Шуңа күрә кыз кинәт кенә борылды да апаларының бүлмәсенә кереп югалды. Кызыксынуын җиңә алмаган Ләйсән сеңлесе артыннан ияреп бүлмәгә керсә, ни күрсен: Әминә зур апасы Әлфиянең китап киштәсен актарып ята. Зур томлыклар арасыннан килеп чыккан кызыл ялтыравык тышлы кәнфит тартмасын күргәч, уртанчы кыз аптырап калды. Өйдә андый тәмле әйбер булса, һәрвакыт тигез итеп биш кисәккә бүлеп ашыйлар иде. Ә монда Әлфия апасы беркемгә берни әйтми генә яшереп куйган. Ләйсән күңелендә үпкә һәм көнләшү хисе туа башлаганын сизде. Шуңа күрә Әминә: «Әйдә, ачабыз да бер очын гына китеп ашап карыйбыз», – дигәч, кыз икеләнеп калды.
Кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын бик яхшы белә ул, тик кызыктырып үзенә тартып торган тартма эчендәге кәнфитне ашау теләге дә тынгылык бирми. «Урынына куй!» – дип әйтергә теләсә дә, эчендәге корт барыбер үзенекен итте. Әтисе белән әнисе эштә, ә апалары Әлфия әле мәктәптә булганда, тартманы бушатып та куйдылар. «Тагын берне генә», – дия-дия, шоколад кәнфитләрдән җилләр исте. Кызлар, бу эшнең бермәл барысына билгеле буласын белеп куркуга калдылар, тик әлегә беркемгә дә әйтмәскә булдылар. «Күрмәсләр, белмәсләр» дигән уй белән үз эшләренә тотынсалар да, күңелләре тыныч түгел иде.
Кичен, барысы да өйдә җыелып, кичке аш өстәле артына утыргач, Әлфия кинәт кенә үзенең бүлмәсенә кереп югалды. Тәлинкәдәге чәенең суынганын көтеп утырган Ләйсән нидер сизенеп куркып калды. Буш тартма тоткан һәм елар дәрәҗәгә житкән Әлфия күренгәч, барысы да тынып калдылар.
– Сыйныфта иң матур рәсем ясаучыга дип биргәннәр иде бит. Сезгә сюрприз ясамакчы идем. Кем тиде‑е?
Чарасызлыктан һәм үпкәдән ярсыган кызның күңеле түгелергә өлгергәнче, әниләре бик тиз генә хәлне аңлап алды.
– Чү, кызым. Югалган кәнфитләр өчен күз яше әрәм итәргә кирәк түгел. Әтиегез сезгә тагын да тәмлерәген һәм баллырагын алып кайтыр әле. Ә бурның кем икәне беленер. Без капчыкта ятмый.
Тыныч тавыш белән әйтелгән соңгы сүзләрнең уртанчы һәм төпчек кызларын сискәндереп җибәрүен сизми калмады әниләре. Шуңа күрә, йокларга ятар алдыннан, ул Әминә белән Ләйсәннең икесен аш бүлмәсенә алып чыкты да, сынаулы караш ташлап:
– Кызлар-йолдызлар, әйдә, әйтегез. Апагызның кәнфитләренә кем тиде? – дип сорады.
Мондый җитди сөйләшүнең булачагын алдан сизенгән Ләйсән сеңлесе Әминәне алдан кисәтеп куйган иде. Ни генә сорасалар да, «мин түгел» дип әйтергә кирәк. Әминә сынатмады, апасы өйрәткәнчә, ышанычлы итеп җавап бирде. Дөреслек өчен шактый көрәшкәннән соң, әниләре башка ысулны кулланып карарга булды. Кесәсеннән җитез генә ак җеп тартып чыгарды да кызларга сузды.
– Хәзер икегезгә дә җеп бирәм. Аны кулда тоткан килеш, минем соравыма җавап бирерсез. Алдаган кешенең җебе кыскарачак. Каракны шунда белербез.
Ләйсән мондый фокусларга алдана торган яшьтә түгел, өченче сыйныфка күчте инде. Ә менә һәрнәрсәгә җиңел генә ышана торган Әминәгә ничек әйтергә соң? Әниләре сизмәслек итеп… Каушаудан һәм борчылудан уртанчы кызның башына ут капты. Арттан гына сеңлесенә төрткән була, тик Әминә берни аңламый. Куркудан калтыранган бармаклары белән күлмәк итәген бөгәрләп тик тора.
Чираттагы «Кем тиде?» дигән сорау яңгырагач, Әминә түзмәде, «Без ашадык», – дип ярып салды. Ни гаҗәп, әниләре сукмады, какмады, ачуланмады. Коры гына: «Башка алай эшләмәгез», – диде һәм мәгънәле бер караш белән барысын да аңлатып бирде.
Кызлар үзләренең нинди хата эшләүләренә төшенделәр, әлбәттә, йөзләренә алсу төс йөгерде. Тел очында калган кәнфит тәме шул мизгелдән башлап үзенең баллылыгын югалтты. Түбәнгә тәгәрәгән карашларның авырлыгын тагын да арттырып, ишектән кискен тавыш яңгырады:
– Миннән берәр нәрсә сорап кына карагыз әле!
Әлфиянең очлы сүзләре сеңелләренең күңеленә кадалды. Кызлар, гаепләрен танып, күпме генә гафу үтенсәләр дә, апалары кире чигенмәде. Үпкәсе зур иде, күрәсең: Әлфия шактый вакыт сеңелләре белән сөйләшми йөрде. Берничә көннән соң әтиләре һәр кызга да кызыл кәгазьгә төрелгән зур шоколадлар алып кайтты... – Алар үз өлешләрен ашадылар бит инде! – дип олы кыз әйтә генә башлаган иде, әниләре аның иңенә кагылды.
Үпкәсе кабат кабарып, Әлфия бүлмәсенә кереп бикләнде дә шоколадын китап киштәсенә салып куйды. Сеңелләре исә бер сүз әйтергә дә батырчылык итмәделәр. Кичкә таба, өй эшләренә тотыныйм дип, Әлфия үз киштәсен барып ачса, аптыраудан һәм гаҗәпләнүдән егылып китә язды. Дәреслекләр өстендә бер урынына өч шоколад ята иде.
Кыз, күңеле йомшаруына түзмичә, күчтәнәчләрне алып, сеңелләре янына йөгерде. Барысын да читтән генә күзәтеп торган әниләре исә, аш-су бүлмәсенә чыгып, канәгать елмаеп, чынаякларга чәй ясарга кереште
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев