Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Унбиш яшьлек яшүсмер исерек килеш руль артына утырган

Исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрне җәзалау чараларының катгыйлана баруына карамастан, район эчке эшләр бүлеге мондый фактларны әледән-әле ачыклап тора. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хәбәр иткәнчә, бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны арта.

Узган атнада «Татарстан» совхозы поселогында 42 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешесе руль артына исерек хәлдә утырган. Аңа карата район эчке эшләр бүлеге җинаять эше кузгаткан.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре исә узган атнада районда 6 шундый очракны ачыклаган. 19 яшьлек Октябрь-Бүләк авылы кешесе үз авылында исерек килеш мотоцикл йөрткән. Яңа поселогының 15 яшьлек яшүсмере дә, исерек килеш мотоциклга утырып, М-7 трассасына чыккан. Калган очракларда район территориясендә исерек килеш руль артына утырган Яр Чаллы шәһәре кешеләре җаваплылыкка тартылган.
Алкогольле эчемлекләр куллану кешенең психикасын үзгәртә, курку, сак булу хисен югалта. Руль артына утыручы исерек кеше исә үзен генә түгел, пассажирларның һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куя. Әгәр мондый фактларга юлыксагыз, алар турында ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәбәр итегез, дип кисәтәләр инспекторлар. Тукай районы эчке эшләр бүлегенең дежур часте телефоннары: 71-44-81, 37-96-60.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев