Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукайлыларны «#БалаларГомеренСаклагыз» дип аталган чарада катнашырга чакыралар

Бар дөньяда 4 майдан 10 майга кадәр өченче Глобаль юл куркынычсызлыгы атналыгы узачак. Аның төп темасы - юлларда балалар куркынычсызлыгы. Атналык кешеләрнең игътибарын юл хәрәкәтендә балаларны яхшырак саклауга җәлеп итүгә һәм дәүләт башлыкларын үз эшчәнлекләрендә бу темага өстенлек бирергә чакыруга юнәлгән. Атналык кысаларында БМО илләрендә #БалаларГомеренСаклагыз дип аталган социаль кампания...

Бар дөньяда 4 майдан 10 майга кадәр өченче Глобаль юл куркынычсызлыгы атналыгы узачак. Аның төп темасы - юлларда балалар куркынычсызлыгы. Атналык кешеләрнең игътибарын юл хәрәкәтендә балаларны яхшырак саклауга җәлеп итүгә һәм дәүләт башлыкларын үз эшчәнлекләрендә бу темага өстенлек бирергә чакыруга юнәлгән.

Атналык кысаларында БМО илләрендә #БалаларГомеренСаклагыз дип аталган социаль кампания үтәчәк.

Кампаниянең үзәк өлеше - Балалар декларациясе. Ул бар дөньядагы кызлар-малайлар катнашында эшләнгән. Балалар юл хәрәкәтенә кагылышлы уйларын, курыккан күренешләрен әйтә, мәктәпкә машинада яки җәяү барган вакыттагы тәэсирләрен әйтә, юлда куркыныч булмасын өчен үзеңә нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикерен булдыра.

Балалар декларациясе белән инглиз телендә www.savekidslives2015.org сайтында яисә «Добрая Дорога Детства» газетасы сайтында танышырга мөмкин. Декларациягә кул кую #БалаларГомеренСаклагыз хәрәкәтенең төп идеяләре белән килешүегезне белдерә , дип хәбәр итә РФ ЭЭМ ЮХИДИ Тукай районы буенча бүлеге башлыгы, полиция майоры Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев