Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда «Тонировка» рейдлары башланды

19 апрельдән алып 28 апрельгә кадәр республикада, шул исәптән Тукай районында да, алгы пыялалары тиешле күрсәткечләрдән караңгы булган транспорт чараларын ачыклау буенча рейдлар уза.

19 апрельдә узган чарада 34 машина тикшерелгән. Бер автомобиль йөртүче административ җавапка тартылган. Тикшерү рейдлары алга таба да дәвам итәчәк. 
ТР Эчке эшләр министырлыгының Дәүләт автоинспекциясе искәртә: техник регламент кагыйдәләре буенча алгы һәм ян-яктагы алгы тәрәзәләрдән яктылык төшү 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, машинада йөрү тыела. 
РФ Хокук бозулар турындагы административ кодексның 12.5 маддәсе 3.1 өлеше нигезендә, әлеге таләпне үтәмәүчеләргә 500 сум күләмендә административ штраф яный. Татарстанда ел башыннан 15 меңнән артык йөртүче җавапка тартылган. 
Әлеге кагыйдәне икенче мәртәбә бозучыларга 500дән 1000 сумга кадәр штраф яки 15 тәүлекккә кадәр кулга алу яный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев