Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң чыккан янгында алты яшүсмер һәлак булган

Яшел Үзәндә бүген төнлә фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел автомобильнең агачка килеп бәрелүе һәм аннан соң чыккан янгын нәтиҗәсендә алты яшүсмернең гомере өзелгән. Тагын бер яшүсмер төрле дәрәҗәдәге пешү җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган.

Гадәттән тыш хәл турында хәбәр «Глонасс-112» системасына 02:23 сәгатьтә килгән. Волжская урамындагы вакыйга урынына беренчеләрдән булып янгын-коткару хезмәтләре килгән.

Алдан билгеле булганча, «Шевроле» автомобиле агачка бәрелгән, шуннан соң машина салонына ут капкан. Авария вакытында автомобильдә җиде кеше булган. Кызганычка каршы, алтысының гомере һәлакәт урынында ук өзелгән. Хәзерге вакытта аларның шәхесләре ачыклана. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, һәлак булучыларның яше 15–16 тирәсе. Исән калган бердәнбер пассажир — 2010 елгы яшүсмер. Ул тәненең 30 проценты чамасы пешү җәрәхәтләре белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, фаҗигадә катнашучыларның барысы да Мари Эл Республикасы кешеләре.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм килеп чыгу шартлары ачыклана.

Фото һәм мәгълүмат/ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев