Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Куркынычсызлык атнасы бара

Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан бу көннәрдә район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге атналыгы бара.

Атналык барышында ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләргә һәм кагыйдәне үтәмәүче җәяүлеләрнең үзләренә аеруча зур игътибар бирәләр. Моннан тыш, җәяүлеләр кичүләренең, тротуарларның, тукталыш павильоннарының торышы махсус күзәтүгә алына. 
ЮХИДИ инспекторларына муниципаль хезмәткәрләр, иҗтимагый оешмалар әгъзалары һәм юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары ярдәм итә. 
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга чакыра һәм юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерә. Машина йөртүчеләр җәяүле кичүенә якынайганда тизлекне киметергә тиеш. Җәяүлеләргә исә юлның теләсә кайсы урыныннан түгел, кичүдән чыгарга кирәк. Анда да машина йөртүченең чыннан да сиңа юл бирүенә ышангач кына адымны ясарга кирәк. 
Тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә йөргәндә җәяүлеләрнең киемендә мәҗбүри рәвештә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Мондый элементлар булган җәяүлеләрне машина йөртүчеләр яхшырак күрәләр. Аларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә. Шулай ук торак пунктта да киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетү киңәш ителә, дип кисәтәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев