Исереклек бәласе
Юл хәрәкәте иминлеге

Исереклек бәласе

19 апрель көнне төнге сәгать 12 тулгач Яңа поселогының Үзәк урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.

«Опель Монтерей» автомобиле руле артына утырган 36 яшьлек хатын-кыз идарә итүне югалта һәм юл кырыендагы агачка бәрелә. ЮХИДИ инспекторлары әлеге хатын-кызның алкогольле эчемлек кулланган булуын билгелиләр.
Һәлаакәт вакытында йөртүче үзе дә, аның алгы утыргычта барган пассажиры да (42 яшьлек ир-ат) төрле җәрәхәтләр ала, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аларның икесен дә БСМПга алып китәләр.

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.


Нет комментариев