Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Идарәне югалтканнар

12 август көнне иртәнге 7 сәгать 50 минутта, «Чаллы – Сарман» юлының 19нчы километрында «ГАЗ-310290» автомобиленең 1951елгы йөртүчесе Сарманнан шәһәргә таба юл ала. РФнең юл йөрү кагыйдәләренең 9.1, 10.1 пунктларын бозып, машина йөртүче тизлекне арттырып, автомобиль белән идарәне югалта һәм кюветка төшеп әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче күкрәк читлеген имгәтеп, Чаллы шәһәренең кичектергесез ярдәм күрсәтү учреждениесенә юнәлдерелә.

Шундый ук хәл 14 август көнне көндезге 13 сәгать 15 минутта шул ук юл өлешендә килеп чыга. «Киа Соул» автомобиле йөртүчесе – 1960 елгы, Тукай районында яшәүче хатын-кыз Сарман ягыннан Чаллыга таба барганда, шулай ук тизлек режимын боза. Машина кюветка төшеп китә. Нәтиҗәдә, 1936 елгы пассажир хатын-кыз ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенү, умыртка сөягенең бил өлешендә компрессион сыну диагнозлары белән Чаллы шәһәренә, БСМПга җибәрелә.

12 августта көндезге 15 сәгать 50 минутта Тукай районы аша узучы «Мәскәү – Уфа» юлының 1068 километр өлешендә «FIAT Albea» машинасының 1953 елгы йөртүчесе Уфа шәһәренә барышлый шулай ук тизлек режимын, машиналар арасындагы дистанцияне бозып, һәлакәткә очрый. Ул юлның урта бер җирендә, сулга борылыр өчен, каршы яктан килүче транспортны үткәреп торучы «Volkswagen Touareg» автомобиленә килеп бәрелә.

Юл һәләкате нәтиҗәсендә «FIAT Albea» машинасын йөртүчене умыртка сөягенең бил өлешендә компрессион сыну, кабыргаларның ябык сынуы диагнозлары белән Чаллы шәһәренә, БСМПга алып китәләр, дип хәбәр итә Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесенең вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роберт Вильданов.

/ Фотолар Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев