Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Егерме яшьлек хатын-кыз җәяүлене бәрдерде

Узган атна ахырында Яр Чаллы - Зәй юлының дүртенче километрында «Киа Рио» машинасы руле артына утырган 20 яшьлек хатын-кыз 44 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерде. Тизлеген шактый арттырган йөртүче төнге сәгать 11дә кинәт каршысына килеп чыккан ир-атны шәйләми кала. Җәяүле фажига урынында ук җан бирә. Йөртү стажы бер ел гына булуга...

Узган атна ахырында Яр Чаллы - Зәй юлының дүртенче километрында «Киа Рио» машинасы руле артына утырган 20 яшьлек хатын-кыз 44 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерде. Тизлеген шактый арттырган йөртүче төнге сәгать 11дә кинәт каршысына килеп чыккан ир-атны шәйләми кала. Җәяүле фажига урынында ук җан бирә. Йөртү стажы бер ел гына булуга карамастан, машина йөртүче кагыйдә бозган өчен быел гына да өч тапкыр җаваплылыкка тартылган булган инде.
Яр Чаллы - Новотроицкое - Комсомолец юлында килеп чыккан авариядә ике айлык стажлы 24 яшьлек йөртүче гаепле. Комсомолец поселогында яшәүче бу егет машинасының тизлеген тиешледән арттыра һәм үзе белән бер юнәлештә баручы «Беларус» тракторына бәрелә. Гаепле йөртүченең башы җәрәхәтләнә, җиңел машинадагы 22 яшьлек пассажир егетнең (шулай ук Комсомолецтан) чигә туры яралана. Ике егет тә БСМПга җибәрелә.
Яр Чаллы - Боерган юлында исә 24 ел стажлы 63 яшьлек машина йөртүче ир-ат, тизлеген арттырып, идарә итүне югалта һәм юл кырыена чыгып әйләнә. Әйтергә кирәк, быел әлеге йөртүче бер тапкыр да юл кагыйдәсен бозмаган һәм административ җаваплылыкка да тартылмаган. Авариядә ул үзе дә, «Ока»да утырган тагын ике пассажир да (шулай ук өлкән яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз) төрле тән җәрәхәтләре алып, ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев