Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында 23 яшьлек кыз машина астында калган

Фаҗига 1 апрель көнне иртәнге сәгать 4 тулгач Яр Чаллы - Зәй трассасының 11нче километрында килеп чыга. Күрәчәгенә каршы, кыз тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә киемендә бернинди яктылык кайтаручы элементлар булмаган килеш хәрәкәт иткән. Кыз Яр Чаллыда яшәгән. Бәрдерүче - Минзәлә районында яшәүче 25 яшьлек егет. Ул «Мазда-6» автомобилендә...

Фаҗига 1 апрель көнне иртәнге сәгать 4 тулгач Яр Чаллы - Зәй трассасының 11нче километрында килеп чыга. Күрәчәгенә каршы, кыз тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә киемендә бернинди яктылык кайтаручы элементлар булмаган килеш хәрәкәт иткән. Кыз Яр Чаллыда яшәгән. Бәрдерүче - Минзәлә районында яшәүче 25 яшьлек егет. Ул «Мазда-6» автомобилендә булган. Һәлакәттән соң фаҗига урыныннан качып киткән. Аның кемлеге оператив эзләү чаралары ярдәмендә ачыкланган. Кызның гәүдәсен юл уртасыннан алганнар.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев