Үзмәшгульләр саны арта
18 июльгә Тукай районы территориясендә үзмәшгуль буларак 273 кеше теркәлгән. Соңгы атнада аларның саны 11 кешегә арткан.
Бу хакта хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Айрат Хәбибуллин хәбәр итте. Иң күп үзмәшгульлек системасында эшләргә теләүчеләр Кече Шилнә һәм Круглое Поле җирлекләрендә. Биредә аларның саны – 41әр кеше. Бәткедә – 28. Ә менә Калмия авыл җирлегендә үзмәшгуль буларак теркәлгәннәр бөтенләй юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев